Барлык яңалыклар
Спорт
10 апрель 2019, 13:20

Чемпион булып кайттылар!

Ел саен безнең район укучылары белем бирү оешмаларының балалар спорт клублары командалары арасында үткәрелүче Башкортстан Республикасы укучылары спартакиадасында катнаша. Район егетләре командасы, башлыча, Югары Тәтешленең 2нче мәктәбе укучыларыннан тора.

Кышкы каникуллар чорында Чишмә районында баскетбол буенча авыл командалары арасында ШБЛ КЭС БАСКЕТ республика финалы үтте. Ярышка зона этабында җиңгән 14 команда барды. Өч көн­лек кө­чергәнешле ярышлар нәтиҗәсендә без­нең егетләр: Раил Арсланов, Рамил Хәер­заманов, Руслан Мин­гәрәев, Рәсүл Насыйбуллин, Ренат Гарифуллин, Радмир Ситдыйков, Дамир Җә­малт­динов, Нияз Адыев, Юрий Га­риф­җанов, Вилдан Рамазанов, Руслан Гайнаншин, Илсаф Муллаяров, Эмиль Шәм­си­мө­хә­мәтов Башкортстан Рес­пуб­ли­ка­сы чемпионнары исемен яулады! Нуриман һәм Борай командаларын артта калдырып, финалда Авыргазы районы командасы белән очрашты алар. Киеренке уенда тренерлары Илгиз Шакиров әзерләгән егетләр югары осталык һәм җи­ңү­гә булган көчле теләген күрсәтте. Афәрин!
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: