Барлык яңалыклар
Спорт
10 апрель 2019, 15:59

Көмеш медаль - кызлар кулында!

Безнең мәктәп баскетболчылары белән лаеклы рәвештә горурлана ала. Әле генә без җиңү яулаган егетләребезне тәбрик итсәк, бүген тагын шатлыклы хәбәр – кызлар командасы 2005-2006 елгы укучылар арасындагы Стәрлетамак шәһәрендә үткән «Кызыл-сары туп» республика ярышларының көмеш призеры булды!

Әле декабрьдә үк оста һәм тәҗ­ри­бәле тренер Рамазан Арсланов җи­тәк­че­ле­ген­дәге Алсу Бәкирова, Эльмира Закирова, Элина Кыямова, Алия Әхмәтова, Азалия Фә­юршина, Айсылу Рафыйкова, Алсу Бариева, Диана Әгъзамова, Регина Шәй­хуллина, Камилла Муллагалиева, Лилия Вә­линурова, Камилла Тимерхановадан торган кызлар командасы, барлык төньяк район командаларын җи­ңеп, ярыш­лар­ның төбәк этабына баруга бер­дәнбер юлламага ия булган иде.
Һәм менә алар 22-25 гыйнварда өч көн дәвамындагы ярышларда республиканың иң көчле бас­кетболчылары белән көч сынашты. Анда шә­һәр мәктәпләре дә катнашты. Безнең баскетболчылар җиңүгә ышанычлы барды, ярымфиналда алар Баймак командасын җиң­де. Бары тик финал уеннарда аз гына ара белән Уфа спортчыларыннан калышты.
Аларны көмеш медаль яулаулары белән котлыйбыз! Афәрин! Килә­чәктә дә җиңүләр күп булсын!
Баскетболчылар командасы исә тренировкалар үткәрү, ярышларда кат­на­шуга шартлар һәм мөм­кинлекләр
ту­дыр­ган һәр­кемгә ярдәмнәре өчен рәх­мәт­ле.
Алсу Үтәшева, Югары Тәтешле 2нче мәктәбе укытучысы.
Читайте нас: