Барлык яңалыклар
Спорт
10 апрель 2019, 18:11

Русия чаңгысы – 2019

9 февральдә «Планета СПОРТ» физкультура-савыктыру комплексы чаңгы юлында, Бөтенрусия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында, XVII авыл спорт уеннары зачетына эстафета ярышы үтте. Анда 15 команда катнашты.

Предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр арасында 1нче урынны – «Планета Спорт» комплексы, 2нче урынны – реабилитация филиалы командасы, 3нче урынны мәгариф бүлеге командасы яулады.
Авыл Советлары биләмәләре буенча 1нче урында Түбән Балтач авыл Советы биләмәсе командасы. 2нче урын Кәльтәү авыл Советында. 3нче урынга Яңа Тәтешле авыл Советы командасы лаек булды.
50 кеше катнашлыгында үткән чара «Чаңгы ярышы» ГТО комплексына тест белән тәмамланды.
Яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге.
Читайте нас: