Спорт
10 Апреля 2019, 08:41

Төбәкара турнир үтте

20 гыйнварда Яңа Тәтешледә БР удмуртларының Милли-мәдәни үзәге планы буенча «Ошмес» гәзите кубогына волейбол буенча төбәкара турнир үтте.

Анда безнең районның Түбән Балтач һәм Яңа Тәтеш­ле, Калтасы районының Олы Качак, Куеда районы­ның Гондыр һәм Кыпчак авыллары командалары
катнашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча егетләр арасында күчмә кубокны Түбән Балтач, 2нче урынны – Яңа Тәтешле, 3нче урынны Олы Качак командалары яулады.
Кызлар арасында күчмә кубок – яңатәтешлелеләр кулында! Олы Качак кызлары – 2нче, Гондыр командасы
3нче урынга чыкты.
Яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге.
Читайте нас