Барлык яңалыклар
Спорт
11 апрель 2019, 17:27

Ачык волейбол ярышлары

Чургылдыда Советлар Союзы Геройлары Г. Сәетов һәм М. Бәд­рет­динов призына оештырылган ачык волейбол ярышлары елның-елында югары дәрәҗәдә үтә.

Быел ул 13нче тапкыр уздырылды. Көчергәнешле ярышта Чургылды командасы – 1нче, Күрдем командасы – 2нче, Бүлкайпан командасы 3нче урынга лаек булды. Чургылдының икенче җыелма һәм Шулган командалары да матур уен үрнәкләре күрсәтте. Геройларыбыз даны мәңге яшәп, бу турнирның киләчәге өметле булыр.
Яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге.
Читайте нас: