Барлык яңалыклар
Спорт
12 апрель 2019, 13:09

Район буенча баскетбол чемпионаты

Узган ял көннәрендә Югары Тәтешленең 1нче һәм 2нче мәктәпләре, биләмәара мәдәни ял үзәге спорт залларында пред­приятиеләр, оешмалар һәм учреж­де­ние­ләр арасында авыл спорт уен­на­рының ХVII зачетына баскетбол буенча район чемпионаты үтте.

Ул Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар кө­ненә багышланды. Ярышларда тугыз ир-ат һәм биш хатын-кыз командасы катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар командалары арасында 1нче урынны – муниципаль район хакимияте, 2нче урынны – район мәгариф бүлеге, 3нче урынны реабилитация филиалы командасы алды. Ир-атлар арасында беренчелек район мәгариф бүлеге командасы кулында. Пьедесталның икенче баскычында – 91нче янгын сүндерү часте, хәрби комиссариат һәм суд приставлары бүлекчәсенең җыелма командасы. «Башнефть» командасы – 3нче урында.
Спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге.
Читайте нас: