Барлык яңалыклар
Спорт
12 апрель 2019, 15:57

Укучылар арасында шахмат айлыгы оештырылды

Шахмат клубы җитәкчесе хезмәт ветераны Дамир Әхмәтов инициативасы белән укучылар арасында шахмат айлыгы оештырылды. Анда кечкенә балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Шахмат ярышы бик киеренке барды. Нәтиҗәдә җиңүчеләр урындагы «Бердәм Русия» партиясе бүләкләренә ия булды.

2нче сыйныф малайлары арасында 1нче урын Влас Галим­җа­нов, 2нче урын Ренат Шәмсетдинов, 3нче урын Раил Гыйба­деевта. Кызлар арасында 1нче урын Самира Габдуллина, 2нче урын Наи­лә Әхмәтова, 3нче урын Арина Шариповада.
3нче сыйныф укучылары арасында 1нче урында Айнур Кәри­пов, 2нче урында Айнур Имамов, 3нче урында Ансар Сәгыев.
4нче сыйныфлар арасында 1нче урында Константин Даваев,
2нче урында Нурзил Сәхәветдинов, 3нче урында Азамат Закирҗанов.
Яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге.
Читайте нас: