Барлык яңалыклар
Спорт
19 апрель 2019, 11:43

Гер күтәрү буенча турнир

Шушы көннәрдә Бүл­кай­панда XVII Авыл спорт уеннары исәбенә Рәфис Тимершин истә­легенә гер күтәрү буенча турнир оештырылды.

Авыл биләмәләре арасында Түбән Балтач авыл Советы – 1нче, Бүлкайпан авыл Советы – 2нче, Кальтәү авыл Советы – 3нче урын алды. Оешмалар һәм пред­прия­тиеләр арасында 91нче янгын сүндерү часте – 1нче, район хакимияте – 2нче, социаль өлкә 3нче урынга чыкты.
Үз авырлык категорияләрендә Б. Тимершин, Э. Хәбибуллина, Е. Хаҗипова, Э. Мөхәмәтҗанова, Р. Шәбетдинов, И. Лотфуллин, Б. Хисамов, И. Әбелкәрамов җи­ңүче булды.
Шулай ук иң өлкән яшьтәге катнашучылар махсус бүләкләргә ия булды.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: