Барлык яңалыклар
Спорт
14 Май 2019, 15:47

Спорт яңалыклары14-05-2019

Күптән түгел «Планета СПОРТ» комплексында шахмат буенча төбәкара турнир үтте.

Көчергәнешле ярышлар Чернушка шахматчыларына – 1нче, Тәтешленең беренче командасына – 2нче, икенче командасына – 3нче, яңавыллыларга 4нче урын алып килде. Җиңүчеләр һәм призерлар кубок, катнашучылар медаль һәм грамоталар белән бүләкләнде.
***
Күптән түгел Борай авылында волейбол турниры узды. Анда балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең кызлар командасы катнашты. Көчергәнешле ярышларда алар 2нче урынга лаек булды.
***
3нче майдан 5енә кадәр Оса шәһәрендә үсмерләр арасында Җиңү көненә багышланган ирекле көрәш буенча 14нче ачык турнир үтте. Анда Пермь крае, Свердловск, Мәскәү өлкәсе, Удмуртия, Томск шәһәрләреннән килгән үсмерләр катнашты. Безнең район данын Арсен Әҗмеханов, Альберт Галимәрданов, Альберт Котлыбаев яклады һәм призлы урыннар яулады. Көрәшчеләрне турнирга тренер Идрис Гыйләҗев әзерләде.
Читайте нас: