Барлык яңалыклар
Спорт
18 июнь 2019, 17:02

Спорт яңалыклары18-06-2019

15 июньдә башкалабызда Уфа шәһәре хакимияте башлыгы призына көрәш буенча ачык турнир үтте. Анда Русиянең иң көчле көрәшчеләре җыелды.

Җиңүчегә – җиңел машина, ә 1нче урынга 20 мең сум күлә­мен­дә акча каралган иде. Мондый турнирларда тәтешлелеләр дә чит­тә калмый. Бу юлы район данын Рамил Бәдамшин яклады: үз авырлык категориясендә югары күр­сәт­кечләргә ирешеп, 1нче урынга чыкты һәм 20 мең сум призга лаек булды.
Ә турнирның иң зур бүләге үз категорияләрендә җиңүчеләр арасында лототронда уйнатылды һәм аны Айгиз Зәйнетдинов отты.
Идрис Гыйләҗев, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры.
Читайте нас: