Бу спорт бәйгесендә район данын Югары Тәтешле 1нче мәктәбенең 8 В сыйныф укучылары командасы (җитәкчесе Финат Биктимиров) яклады. Укучылар өч көн дәвамында Башкортстанның башка төбәкләреннән дә килгән көчле командалар белән теоретик конкурс, многоборье, эстафета йөгерүе һәм иҗади конкурсларда көч сынашты. Безнең район командасы иҗади бәйгедә һәм многоборьеда 2нче урын яулады. Нәтиҗәдә, гомуми баллар суммасы буенча 3нче урынга чыкты. Команда әгъзасы Динар Садыков шәхси зачетта бронза призеры булды. Афәрин! Арытабан да уңышлар телибез!