Барлык яңалыклар
Спорт
17 июль 2019, 13:59

Автойөрешне каршы алдык!

Кичә районыбыз «Сәламәт буын. Башкортстан – Алтай. Бал» автойөреше катнашучыларын каршы алды.

Төбәгебезнең бик күп министрлыклары, җәмәгать оешмалары башлангычы белән юл алган бу чараның төп максаты булып сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, тәмәке тартуны, алкоголь, психоактив матдәләр куллануны искәртү, дәүләт органнары һәм җәмәгать оешмалары эшчәнлеген берләштерү, төрле буын кешеләрен физкультура һәм спортка җәлеп итү, республикабыз имиджын гаилә кыйммәтлекләрен үстерүче төбәк буларак Русия дәрәҗәсендә үстерү тора.
Әлеге чара Русиянең 12 шәһәре (Уфа – Пермь – Екатеринбург – Тюмень – Омск – Горно-Алтайск – Бийск – Барнаул – Новосибирск – Курган – Чиләбе – Уфа), 10 төбәге, крае һәм республикасы буйлап 16 көндә 6 240 чакырым юл үтәчәк. Аның кысаларында 25 чара һәм очрашулар оештырылачак.
Спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге.
Читайте нас: