Барлык яңалыклар
Спорт
30 июль 2019, 17:03

Бәйгеләр көчле үтте

Агымдагы елның 20 июлендә Мишкә авылында «Бердәм Русия» ихата футболы» зона бәйгеләре үтте. «Балалар спорты» партия проектын тормышка ашыруга юнәлтелгән бу ярышларда безнең район командасы да катнашып, призлы урынга лаек булды.

«Балалар уены» проекты үсеп килүче буынны тәрбияләүне, аларны сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, физик культура һәм спортка җәлеп итүне максат итеп куя.
Безнең укучылар мондый рәвештәге бәйгедә беренче тапкыр катнашсалар да, сынатмадылар – яшь футболчыларыбыз аннан көч-дәрт, алга таба да бу юнәлештә тырышып эшләргә омтылыш алып кайтты. Ә тренерлар мондый очрашулар бик файдалы һәм кирәкле булуын билгели. Чөнки нәкъ шундый бәй­геләрдә җиңү яулау теләге уяна.
Яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге.
Читайте нас: