Барлык яңалыклар
Спорт
30 июль 2019, 17:22

«Йөзәргә өйрән» акциясе

20 июльдә «Планета СПОРТ» физкультура-савыктыру комплексында Комаров исемендәге ял һәм сәламәтләндерү лагерында тәрбияләнүче балалар өчен ел саен үткәрелә торган «Йөзәргә өйрән» акциясе үтте. Алар өчен хәвефсез йөзү кагыйдәләре, суда баткан очракта беренче ярдәм күрсәтү күнегүләре үткәрелде.

Йөзү буенча инструктор суның физик торышы, йөзү кагыйдәләре турында сөй­ләде. Шулай ук балаларга рөхсәт ител­мәгән сулыкларда су коену тыелганын, өлкән­нәр­дән башка су керергә ярамаганлыгын исләренә төшерде. Сә­ла­мәт­ләндерү лагеренда да суда үз-үзеңне тоту һәм батып баручыга дөрес ярдәм күр­сә­тү ка­гый­дәләренә һәм балалар хә­веф­сез­ле­генә зур игътибар бирелә.
Яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге.
Читайте нас: