Уфада беренче сентябрьдә Халыкара Уфа марафоны узачак.
Быел марафон Уфа хакимияте ярдәме белән үткәрелә һәм беренче юбилеен билгели - аңа биш яшь тула.
Беренче марафонда дөньяның 7 иленнән 1616 кеше катнашкан иде. Агымдагы елда дөньяның 18 иленнән 15 меңнән артык кеше катнашуы көтелә.
Быел Уфа марафоны базасында «Уфа - спорт башкаласы» дип аталган масштаблы бәйрәм узачак. Шулай ук, "Спортивная Россия" форумы узачак.
Шулай ук, марафон алдыннан Олимпия уеннары җиңүчеләре чарада катнашучылар белән спорт күнекмәләре үткәрәчәк.
Кызыл таң гәзите сайтыннан