Барлык яңалыклар
Спорт
29 август 2019, 16:47

Укытучы да ул, тренер да

Ел саен август аеның икенче шимбәсе физкультурачылар көне буларак билгеләнеп үтә. Районыбызда физкультура һәм спортны үстерүдә Русия Федерациясенең мәгариф һәм фән өлкәсе почетлы хезмәткәре, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны Рамазан Арслановның да өлеше зур.

Югары Тәтешледә туып үскән Рамазан Фазылкәрам улы мәктәп елларында ук волейбол, баскетбол, футбол уеннары белән мавыга. Сигезенче сыйныфны тәмамлап, Стәрлетамак физкультура техникумына укырга керә. Хезмәт юлын Шулган мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлый. Бер генә ел эшләсә дә, мәктәпнең кызлар командасы белән район баскетбол уеннарында призлы урыннар яулый. Ике ел ил алдында булган бурычын үтәп, Казахстанда хезмәт итеп кайта ул. Һәм укытучы һөнәрен Югары Тәтешле 2нче мәктәбендә дәвам итә. Читтән торып Волгоград физкультура академисендә белемен камилләштерә. «36 ел хезмәтем бушка китмәде, физкультура дәресләрендә беренче сынау үткән Азамат Назаров, Эльза Вәлиева, Илгиз Шакиров, Володя Абзатов, Олег Хәмидуллин бүген районның данын күтәрүче тренерлар», – ди ул.
Рамазан Арсланов, дәресләрдән тыш, район балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә баскетбол түгәрәге алып бара. Анда өч төркем яшьтәге кыз балалар шөгыльләнә. Югары Тәтешленең 2нче мәктәбе кызлар командасы әледән-әле беренчелекне яулап килә. Быел республика авыл биләмәләре арасында үткән баскетбол ярышында да алар 1нче урынга чыккан.
Ул эшләгән мәктәпнең тирә-ягы спорт мәйданчыклары белән уратып алынган: бер якта баскетбол, зур теннис мәйданнары булса, икенче якта футбол кыры. Гимнастик снарядлар да куелган. Бу мәктәптәге кебек дренажлы өслек белән эшләнгән мини-футбол мәйданы тирә-якта юк. Балаларны физкультура һәм спортка җәлеп итүгә зур өлеш керткән район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка рәхмәтле Рамазан Арсланов. Ул укучылардан ГТО нормативларын тапшырту өчен дә күп тырыша. Чөнки югары уку йортларына кергәндә аның өчен баллар өстәлә. «Укучыларның күбесе аны уңышлы тапшыра», – ди ул.
Рамазан Арслановның гаиләсендә дә физкультурага уңай караш. Улы Илдан – районның баскетбол җыелма командасы әгъзасы. Кызлары Лилия җиңел атлетика буенча район чемпионы. «Физкультура белән кечкенәдән шөгыльләнгәннәр сау-сәламәт була. Көндәлек тренировкалар организмны ныгыта. Физкультура һәм спортны үз иткән кешеләр моны яхшы белә», – ди Рамазан Арсланов.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: