Барлык яңалыклар
Спорт
30 август 2019, 13:47

Физик культура һәм спорт

Районда 30 төрле спорт үсеш алган. Спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 8 790 кешегә җитте. Билбаулы көрәш, милли көрәш, ирекле көрәш, тхеквандо, хоккей, теннис, өстәл теннисы, волейбол, баскетбол, шахмат, йөзү – киң таралган спорт төрләре.

Ел саен районда 100дән артык ярышлар оештырыла. Алар арасында «Русия чаңгы юлы», «Милләтләр кроссы», «Сә­ла­мәтлек көне», билбаулы көрәш буенча ачык республика турниры киң танылу алды.
Алтыдан 70 яшькә кадәр 805 кеше ГТО комплексының 4нче этабында катнашты.
Билбаулы көрәш буенча спортчыларыбыз соңгы елларда республикада лидерлар исәбендә. 2018 ел да искәрмә булмады. Республика чемпионатында көрәшчеләребез 2нче урынга лаек булды. Рамил Бәдамшин Русия чемпионатында – 3нче, Юнир Закиров һәм Руслан Шәйнуров – Русия беренчелеге призерлары, Алсу Шәймөхәмәтова – билбаулы көрәш буенча Бөтенрусия турниры җиңү­чесе.
Ике көрәшчебез – Руслан Шәйнуров һәм Алсу Шәймөхәмәтова Русия спорт мастерына кандидат нормативын яклады. Илшат Зекринга «Көрәш буенча спорт мастеры» исеме бирелде.
Соңгы биш елда «Русия спорт мастерына кандидат» спорт разряды – ун, «Русия спорт мастеры» исеме дүрт спортчыга бирелде.
(Район хакимияте башлыгы Р. К. Гәрәевның
муниципаль район Советы IV чакырылышының XXV утырышындагы чыгышыннан)
Читайте нас: