Традиция буенча фестиваль өч этапта үткәрелә. Беренче этап нәтиҗәләре буенча иң яхшы спортчылар ачыкланып, алар Уфада төбәк этабында катнашу мөмкинлегенә ия булачак. Аның җиңүчеләре «Артек» халыкара балалар лагерына юлламалар белән бүләкләнеп, 3нче этапта Ялта шәһәрендә узачак Бөтенрусия финалында катнашачак. Уңышлар телибез!