Барлык яңалыклар
Спорт
18 сентябрь 2019, 16:53

Йолдыз белән зарядка

Район мәдәният сарае алдында «Алга, Башкортстан!» яшьләр җәмәгать оешмасының «Йолдыз белән зарядка!» акция-эстафетасы үтте. Сәламәт тормышны алып баруга пропагандалаучы бу чара Русия көненә багышланды. Анда балалар, үсмерләр, яшьләр, спортчылар, районның актив гражданнары килде.

Йолдызлы зарядкада БРның атказанган артисты, җырчы Әнвәр Нургалиев, Русиянең халыкара класслы спорт мастеры, Европа чемпионы, Европа һәм дөнья кубоклары этаплары җиңүчесе Насыйбулла Хөс­нуллин катнашты. Чара программасына фитнес-разминка, шулай ук классик зарядка элементлары кертелде. Эстафета таягы күрше Балтач районына тапшырылды. Безнеңчә, мондый флешмоблар халыкны сә­ламәт тормыш алып баруга өнди, спортка һәм иҗатка этәр­геч булып тора.
Яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге.
Читайте нас: