Барлык яңалыклар
Спорт
19 сентябрь 2019, 14:08

Көрәшне үстерү максатында

Безнең Республика элек-электән килгән көрәш тра­дицияләре, көрәшчеләре белән дан тотты. Шуңа да төбәкнең «Көрәш спортын – мәктәпләргә» федераль программага кертелүе очраклы түгел.

23 августта төбәк башлыгы Радий Хәбиров илебездә иң зур көрәш мәктәбе төзергә старт бирде. Өч тапкыр олимпия чемпионы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Александар Карелин һәм Русия көрәш федерациясе президенты Михаил Мамиашвили белән бергә Радий Фәрит улы булачак бина нигезенә киләчәк буынга арналган вакыт капсуласы салды.
Районыбызда көрәшне үстерү өчен ныклы нигез булдырылган. Бүгенге көндә бу спортның ике – көрәш федерациясе составына кертелгән ирек­ле һәм билбаулы төрләре үсеш алды. Көрәшчеләребез дә сынатмый. Төрле дәрәҗәдәге ярышлардан әледән-әле җиңү яулап, призлы урыннарга ирешеп кайта. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан Республикасы җыелма командасы составына биш көрәшчебез керде. Ә агымдагы елда Тимур Хәмидуллин, Рудель Фазлетдинов, Әмир Габдуллин, Рәвил Борханов Республика Беренчелеге җиңүчеләре булды. Альберт Котлыбаев, Альберт Галимәрданов, Салават Нуриханов, Давид Галимәрданов, Луиза Хәмидуллина, Элина Хәсәнова, Рената Шәймөхәмәтова призерлар исемлеген тулыландырды.
Билбаулы көрәш безнең йөзек кашыбыз булып кала. Монда спортчыларыбыз Русия генә түгел, дөнья дәрәҗәсендәге ярышларда сынатмый. Соңгы җиде елда дүрт көрәшчебез спорт мастерына норматив үтә­де, 12се Русия спорт мастерына кандидат булды. Ел саен якташларыбыз Республика һәм Русия җыелма командасы сос­тавларына кертелә. Агымдагы елда Руслан Шәйнуров һәм Юнир Закиров Русия бе­рен­че­легендә тиңдәшле рәвештә 2нче һәм 3нче урыннар яулады. Руслан Шәйнуров Русия командасы составында Алмалык шә­һә­рендә узган ил бе­рен­челегендә дә катнашты. Давид Галимәрданов һәм Луиза Хәмидуллина бөтенрусия осталык турниры җиңүчеләре булды. Аларга «Спорт мастерына кандидат» спорт разряды бирелде.
Болар барысы да район хакимияте башлыгының көрәшкә зур игътибар бирүе һәм спорт­чыларыбызның көндәлек тырышлыгы нәтиҗәсе булып тора.
Яңа уку елына аяк бастык. Янә 6 яшьтән 16га кадәр бу спорт төрен үз иткәннәрне мәк­тә­бе­без­дә көтеп калабыз.
1нче төркем (2012-2013 елда туганнар) – 14.00-15.00, атнасына 4 тапкыр;
2нче төркем (2009-2011 елда туганнар) – 15.00-16.30, атнасына 5 тапкыр;
3нче төркем (2003-2008 елда туганнар) – 17.00-19.00, атнасына 6 тапкыр.
Идрис Гыйләҗев, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры.
Читайте нас: