Барлык яңалыклар
Спорт
21 октябрь 2019, 11:44

Янә сынатмадык

• Шахмат клубында Республика көненә багышланган турнир үтте. Анда 17 укучы катнашты. Егетләр арасында Югары Тәтешле мәктәбе укучысы Булат Фәткыевка тиңнәр булмады.

2нче урында Югары Тәтешле 2нче мәктәбеннән Айнур Карипов һәм 1нче мәктәптән Мансур Хәмәтъяров. 3нче урында – Азат Бәләгытдинов.

Кызлар арасында Диана Гореликова беренчелекне алды. Азалия Хуҗина 2нче һәм Ләйсән Нургалиева 3нче урыннарга чыкты. Алар - Югары Тәтешле 1нче мәктәбе укучылары.

Караиделдә РФның атказанган төзүчесе З. Гобәев призына тиз шахмат буенча турнир үткәрелде. Анда Тәтешле, Караидел, Борай һәм Балтач районнарыннан 26 шахматчы катнашты. Оста уен үрнәкләре күрсәтеп, 1нче урынны Булат Фәткыев (1нче мәктәп) яулады. Шулай ук Айнур Карипов һәм Азат Бәләгытдинов яхшы уңышларга ирешеп, 3нче урын алды. Шулай ук Диана Гореликова да 3нче урынга чыгып, уңышлары белән сөендерде.

Өлкәннәр арасындагы турнирда 20 кеше катнашты. Хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәләрне Елена Шәфиева күрсәтте. Ир-атлар арасында Эдуард Әхәтов 3нче урынны яулады.

Чернушка шәһәрендә үткән ветераннар турнирыннан да безнекеләр читтә калмады. Дамир Әхмәтов (Югары Тәтешле) һәм Анатолий Нургалиев (Чернушка) бер үк төрле нәтиҗәләргә иреште. Өстәмә күрсәткечләрдән соң 1нче урын Анатолий Нургалиевка, 2нче урын Дамир Әхмәтовка бирелде. Шулай ук Фәрит Әхәтов, Ринат Тәкыев та уңышлы чыгыш ясады.

Куеда поселогында икенче ел рәттән ит комбинаты призларына тиз шахмат буенча турнир үткәрелә. Быел анда барлыгы 53 кеше, шул исәптән спорт мастеры һәм спорт мастерына кандидат катнашты. Пьедесталның 1нче баскычында – Михаил Усанин. Шунысы куанычлы, безнекеләр дә «мах» бирмәде: Эдуард Әхәтов почетлы 3нче урынга чыкты. Елена Шәфиева дәртләндерүче призга лаек булды.

Дамир Әхмәтов, шахмат түгәрәге җитәкчесе.
Читайте нас: