Барлык яңалыклар
Спорт
22 октябрь 2019, 16:37

“Салават Юлаев” хоккейчыларының хезмәт хакы нинди?

Уфа командасы Көнчыгыш Конференциясендәге биш миллиардер исәбенә керә.

Көнбатышта миллиард сумнан артык хезмәт хакын өч команда түләсә, Көнчыгышта — бишәү!
Көнчыгыш Конференциясенең төп акча түгүчесе — Магнитогорск “Металлург”ы. Ул хезмәт хакын түләүгә миллиард ярым сум акча сарыф итә. Аннары — “Авангард” һәм “Ак Барс”. “Автомобилист” белән “Салават Юлаев” 1,2шәр миллиард сум тота.
“Салават”ның төп чыгымнары Линус Умаркка китә (120 миллион сум), Филип Ларсен — 80 миллион сум, Юха Метсола һәм Тему Хартикайнен 70әр миллион сум ала. Башкаларныкы билгесез, ләкин шушы саннардан бик аерылмыйдыр.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: