Барлык яңалыклар
Спорт
15 ноябрь 2019, 11:55

Иң мөһиме – сәламәтлек

Күренекле педагог В. А. Сухомлинский: «Мин әллә ничә тапкыр кабатлап әйтүдән куркмыйм: сәламәтлек турында кайгырту – укытучының иң мөһим хезмәте. Балаларның рухи тормышы, дөньяга карашы, акыл үсеше, белеменең ныклыгы, үз көченә ышанычы аның көр күңеллелегенә, дәртлелегенә бәйләнгән», – дигән.

Һәрбер кеше балачактан ук үзенең эчке халәтен яхшы си­земләргә һәм сәламәтлеге турында кайгырта белергә тиеш. Кече яшьтәге мәктәп бала­ла­ры­ның сәламәтлеген ныгыту бү­генге көндә иң мөһим мәсьә­ләләрең берсе.
Ялгызнарат урта мәктәбендә бу юнәлештә зур эш алып барыла. Берничә ел инде Рөстәм Нуруллин оештырган «Олимп» спорт клубы эшли. Малайлар һәм кызлар баскетбол, мини-футбол күнекмәләренә бик теләп йөри. Эшли башлаган дә­ве­реннән үк спорт клубы әгъзалары район күләмендәге ярышларда бик яхшы чыгыш ясап килә.
Быелгы спорт сезонын да Ялгызнарат мәктәбе укучылары уңышлы башлап жибәрде. Шулган урта мәктәбендә мини-футбол буенча финал ярышларында безнең егетләр командасы жиңү яулап кайтты. Сезгә яңадан-яңы уңышлар телибез, яшь спортчыларыбыз!
Лариза Хәсәнова, Ялгызнарат урта мәктәбе укытучысы.
Читайте нас: