Барлык яңалыклар
Спорт
26 ноябрь 2019, 11:00

Алексей Ягудинга каршы интернетта имзалар җыя башлаганнар

Русия фигуралы шуу спорт төрен сөючеләр кайсыбер спортчыларны ачыктан-ачык мыскыл иткәне өчен олимпия чемпионы Алексей Ягудинны эфирдагы эшеннән азат итүне таләп иттеләр. Тиешле петиция Change.org порталында дөнья күрде.

Беренче каналга юнәлтелгән бу петициядә Ягудин эфир вакытында даими рәвештә аерым фигуристларга – русияле Михаил Коляда, америкалы спортчы Джейсон Браун һәм Латвия спортчысы Денис Васильевска - карата негатив мөнәсәбәтен белдерә диелгән.
“Алексей үз фикерен массаларга таратырга, тәҗрибәсез тамашачыны көчле һәм лаеклы спортчыларга карата котыртырга тиеш түгел дип исәплибез. Бу фигуралы шуучыларны Ягудин бары тик шәхси критерийлары буенча бәяли һәм аларның казанышларын санга сукмый”, - диләр мөрәҗәгать авторлары.
Фигуралы шууны сөючеләр Беренче канал генераль директоры Константин Эрнсттан Ягудинны эфирдан алып читләштерүне сорый.
Петиция астында меңнән артык кеше кул куйган да инде.
Алексей Ягудин – 2002 елгы Олимпиада җиңүчесе, 4 тапкыр дөнья, 3 тапкыр Европа чемпионы титуллары иясе. 2003 елда ул спорт карьерасын тәмамлавы хакында игълан итте.

Чыганак: Спорт РИА Новости
Фото: kleo.ru
Читайте нас: