Барлык яңалыклар
Спорт
9 декабрь 2019, 17:15

Спортны янә сәясәткә әйләндерәләр

Бөтендөнья допингка каршы агентлык (WADA) башкарма комитеты Русияне дүрт елга дөньякүләм спорт чараларында катнашу хокукыннан мәхрүм итте.

Мондый карар 9 декабрьдә башкарма комитет утырышында кабул ителде. Башкарма комитет Русиягә халыкара турнирлар кабул итүне һәм аларны үткәрүгә якын дүрт ел дәвамында заявкалар бирүне тыйды. Русия допингка каршы агентлык (РУСАДА) хезмәте тыелды. Моннан тыш, Русия дәүләт хезмәткәрләре һәм РФ Олимпия һәм Паралимпия комитетлары җитәкчелегенә халыкара спорт ярышларына йөрү тыела. Безнең илнең Спорт арбитраж судында карарны кире кагу мөмкинлеге кала. WADA карары үз көченә 21 көн узгач, яки апелляцияне Спорт арбитраж судында (CAS) караганнан соң керәчәк. Русия спортчылары нейтраль флаг астында һәм гимнсыз чыгыш ясаячак. 2020 елда Токиода үтәчәк җәйге Олимпиадада һәм 2022 елда Пекиндагы кышкы Олимпиадада катнашу чикләнде. Чөнки WADA барлык Русия спортчыларын ярышларда катнашуга тулысынча тыю кертмәде. Әлегә 145 спортчыны олимпия уеннарына һәм дөньякүләм ярышларга кертү тыелды.
" Өмет" сайтыннан.
Читайте нас: