Катнашучыларны район мәгариф бүлеге начальнигы Әдеһәм Фәрвәзетдинов, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге начальнигы Эльза Вәлиева, Русия ДОСААФының урындагы бүлекчәсе рәисе Марс Сәмигулов тәбрикләде. Алар укучыларга сынауларны уңышлы үтүләрен, үҗәт һәм тәвәккәл булуларын теләде.
Уенда районның 11 мәктәбе командасы катнашты. Командаларның барсы да этапларны лаеклы үтте. Судьяларга иң яхшыларны билгеләү җиңел булмады. Ялгызнарат мәктәбенә бу ярышларда тиңнәр булмады. Алар үзләрен көчле, җитез буларак күрсәтеп, 1нче урынны яулады. Түбән Балтач мәктәбе укучылары командасы – 2нче, Югары Тәтешле 2нче мәктәбе – 3нче урыннарда.
Мондый чаралар патриотлык, бер-береңә ярдәм итү, Ватанга сөю хисләре тәрбияли. Балалар уңай тәэссоратлар алды, җиңү һәм катнашу шатлыгы белән таралышты.
Эльвина Әмирова, Югары Тәтешле 2нче мәктәбе.