Барлык яңалыклар
Спорт
1 март 2020, 18:46

"Уфа" командасына җиңү телим"

Бүген футбол буенча Русия премьер-лигасы кысаларында регуляр чемпионатта "Уфа" командасы уеннарның лидерларының берсе "Краснодар" белән көч сынашачак. Шул уңайдан Интернет челтәрендә юмористик видеоязма куелган.

Видеода "Уфа" - мәче, көндәшебез крокодил ролендә сурәтләнгән һәм алар арасында алыш бара. Роликның авторы - артист һәм музыкант Алексей Amodeus.

«Киләсе матчта "Уфа" командасына җиңү телим. Бу мәче кебек, "үгезләр" алдында куркып тормагыз», - дип язган видеоның авторы. Әйтергә кирәк, "Краснодар" командасын җанатарлар арассында "үгезләр" дип атыйлар. Ул билгеләп үткәнчә, ролик күңел ачу максатларында булдырылган.
Бүген Уфа вакыты белән 18.30 сәгатьтә "Уфа" футбол клубы 2019-20 еллардагы Русия Премьер-лигасы чемпионатының икенче өлешендә стартка чыга, Вадим Евсеев тәрбияләнүчеләре "Краснодар" белән ярышачак.
Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: