Барлык яңалыклар
Спорт
4 март 2020, 22:37

"Салават Юлаев" Авангард"ны җиңде

Континенталь хоккей лигасының плей-офф этабына үткән командалар Гагарин кубогы өчен көрәш башлады. Кичә "Салават Юлаев" кунакта "Авангард" командасы белән икенче матчын уйнады.

Бу матчта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та булган. Ул бу уен турында Интернет челтәрендә язган.

"Безнең егетләр бик авырт матчта "Авангард"ны җиңде, 6 матч рәттән җиңелүдән соң аларга бәхет елмайды", - дип язган ул.

Бу матчта бер команданың да җиңеләсе килмәде, икесе дә яхшы уен күрсәтте. Матчның төп вакыты 2:2 исәбе белән тәмамланды. Ә овертаймда һөҗүмче Дмитрий Кугрышев безгә җиңү китерде. Әлеге вакытта ике команда да бер-берсен берәр тапкыр җиңде.

Киләсе ике матч 5 һәм 7 мартта "Уфа-арена" боз сараенда узачак. Командабызга уңышлар телибез!
Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: