Барлык яңалыклар
Спорт
2 июнь 2020, 11:51

Хоккейчыларның хезмәт хакын киметергә!

Елына 90 миллион сум алган "Салават Юлаев" һөҗүмчесе Теем Хартикайнен аннан гына бөлмәс.

"Бердәм Русия"нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров социаль челтәрләрдә барлык профессиональ спортчыларга да хезмәт хакын 20 процентка киметергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, коронавирус пандемиясе аркасында җанатарларның спорт матчларына акчасы калмады.

Мондый карар өчен КХЛ хоккейчыларының хезмәт хакы исемлеге сәбәпче булды, анда "Салават Юлаев" хоккей клубының елына 90 миллион сум алган фин һөҗүмчесе Теем Хартикайнен өченче урынны алды.

"КХЛда хезмәт хакларының якынча 20 процентка киметүне волейбол, баскетбол һәм башка профессиональ лигаларда барлык югары хезмәт хакларына тарату дөрес. Һичшиксез, халыкның күпчелек өлеше керемен югалткан коронавирустан соңгы чор турында сөйләшсәк, бу икътисадның бүгенге торышы ягыннан да, спорт тамашаларына зур чыгымнар түли алмаган җанатарлар ихтыяҗыннан да дөрес булачак", - дип билгеләп үтте Рөстәм Әхмәдинуров.

Фото: news.sputnik.ru
kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: