Барлык яңалыклар
Спорт
13 август 2020, 11:33

Авыл балалалары белән эшләүче тренерлар акчалы булачак

Чөнки шушы көннәрдә Башкортстанда "Авыл тренеры" программасы эшли башлады. Аңа ярашлы кемнәр акчалы булачак соң?

11 спорт төре – спорт көрәше, бокс, көрәш, хоккей, биатлон, җиңел һәм авыр атлетика, уктан ату, каратэ, спорт юнәлешле һәм тай боксы буенча беренче 15 тренер 600 мең сумлык сертификат алачак. Бу тренерлар Архангель, Бәләбәй, Белорет, Бөре, Балтач һәм Уфа районнарында яши.
“Акча кулга түгел, сертификат итеп бирелә. Аларны йорт сатып алуга яисә төзүгә тотынырга мөмкин. Без – Русиядә бу программаны тормышка ашыра башлаган бердәнбер төбәк. Аның белән башка төбәкләр дә кызыксына башлады. Әлегә аны өч елга планлаштырдык, 250 тренерга акча бирергә исәп тотабыз. Белгечләр әйтүенчә, шулай итеп, авыллардагы тренерларга кытлыкны бетерәчәкбез һәм спорт комплексларын ныгытачакбыз", – дип язган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Моңа кадәр республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов, "Авыл тренеры" программасын финанслау 60 миллион сумга барып басачак, дип белдергән иде. Иң мөһиме - нәтиҗәсе булсын!
Фото: "ВКонтакте"
kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: