Барлык яңалыклар
Спорт
25 август 2020, 14:55

Сәламәт яшәү рәвеше бүген модада

Бүгенге мәкаләнең герое Булат Хисамов – районның спорт тормышында билгеле кеше. Баскетболчы, волейболчы, ә күптәннән түгел гер күтәрүче дә. Үзе әйтүенчә, аның гаилә архивында йөздән артык район, зона һәм республика спорт бәйгеләре наградалары саклана.

Спорт белән Булат бәләкәйдән – балачактан ук дуслаша. 2нче урта мәктәпнең физкультура укытучылары Рамазан Арсланов һәм Илгиз Шакиров кул астында үткән даими тренировкалар аңарда чын спортчы рухы формалаштыра. Мәктәптән соң һөнәрне дә шушы юнәлештә сайлый ул – училищеда водитель белгечлеген үзләштерә дә, армия сафларына юллана. Хезмәтен тутырып кайткач, озак еллар коммуналь хуҗалыкта эшли.
Үз-үзенә ныклы ышаныч, озак еллар спорт белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә тупланган көч һәм нык­лык Булатка МЧСта да кирәк була – 2013 елда ул 91нче янгын сүндерү частенә эшкә килә. Бүген исә ул отделение командиры. Аралашучан һәм физик яктан нык булган Булат коллективта бик тиз үз кеше булып китә. Аңа беренче көннән үк частьның волейбол командасына җитәкчелек итү бурычын йөклиләр. Ә ул чыннан да булдыра – спортка яшьләрне генә түгел, өлкәннәрне дә җәлеп итә. Алар инде бик күп район спорт ярышларының уртасында кайный.
– Үземне белгәннән башлап волейбол, баскетбол кебек команда уеннарында мин. Әйе, командада эшли белү, тиз арада дөрес фикер туплау, төгәллек һәм ныклык – бүгенге профессиямдә таләп ителгән сыйфатлар, – ди Булат.
Әйткәндәй, Булат Хисамов үзенең яшь хезмәттәше Валерий Хаҗимәрданов белән БР Федераль янгын хезмәтенең 26нчы волейбол җыелма командасы әгъзалары булып, төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулап килә.
Йортында да, эшендә дә күңеле тыныч булган ир-ат бик бәхетле. Булат нәкъ шул кеше. Аның тормыш иптәше Алсу һәм балалары кадерлеләренең уңышларына ихлас шат. Шушы көннәрдә Булат Әдһәм улы БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнүе исә гаиләсе өчен дә, якташлары өчен дә зур горурлык ул. Котлауларга без дә кушылабыз.
Альвира ШӘРИПОВА.
Читайте нас: