Спорт
31 Декабря 2020, 21:00

Чаңгы ярышлары буенча чемпионнар

Түбән Балтачта БР укучыларының 21нче спартакиадасы зачетына гомум белем бирү мәктәпләре укучылары арасында чаңгы буенча район ярышлары үтте. Анда тугыз мәктәптән спортчылар җыелды.

Добавить в предпочтительные источники Google

Шәхси урыннар арасында барлык призлы урыннарны да Түбән Балтач мәктәбе спортчылары яулады. Егетләр арасында 1нче урында – Рудель Гәрәйшин. 2нче һәм 3нче урыннарны Илья Нурисламов һәм Давид Кайранов бү­леште. Кызлар арасында иң җи­те­зе Линда Гәрәева булды. Карина Мөхәярова – 2нче, Даша Туктамышева 3нче урынга чыкты.

Призлы урын алучылар грамоталар белән бүләкләнде.

Җи­ңүче команда Борайда үтә­чәк ярышка район данын якларга барачак. Аларга уңышлар телик!
Полина Шакирова, Түбән Балтач мәктәбе укучысы
Читайте нас