Барлык яңалыклар
Спорт
15 август 2022, 15:05

Иң мөһиме – балалар сәламәтлеге

Ел саен августның икенче шимбәсендә Русиядә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Cпорт белән шөгыльләнү ихтыяр көчен ныгыта, түземлек һәм чыдамлык сыйфатлары тәрбияли. Бу көн физкультурачыларның гына түгел, ә барлык спорт сөючеләрнең бәйрәме.

Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА

Ел саен августның икенче шимбәсендә Русиядә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Cпорт белән шөгыльләнү ихтыяр көчен ныгыта, түземлек һәм чыдамлык сыйфатлары тәрбияли. Бу көн физкультурачыларның гына түгел, ә барлык спорт сөючеләрнең бәйрәме.

Җәйге каникулларда да Кодаш мәктәбенең спорт мәйданы балалар тавышыннан тынып тормый. Ә ул физкультура укытучысы Альберт Хәсәнов ихатасына терәлеп тора. Былтыр җәйге ялда «Салават варислары» футбол турниры уздырсалар, быел яңадан башлангыч сыйныф укучыларын оештырып «ишегалды футболы» турнирына әзерлек бара. Шәһәрдән кайткан кунак кыз-малайларның, урындагы балаларның ялын фәһемле һәм файдалы итү өчен күп көчен һәм вакытын кызганмый Альберт Марат улы. Укучылары да волейбол, баскетбол һәм футбол уеннарында укытучылары өйрәткәнне акылларына сеңдереп, киңәшләрен тотып уйныйлар. Сайлаган һөнәренә, укучыларга, гомумән, кешеләргә булган ихтирамы, игътибары өчен аны әти-әниләр дә хөрмәт итә.

Альберт Хәсәнов Шулган авылында туып-үсә. Кечкенәдән спортны яратып, мәктәптә үткән һәр ярышта катнаша, команда турнирларында җиңүләр яулый. Спортка булган сөюе аны Стәрлетамак физкультура техникумына алып килә. Аны тәмамлагач, 1995-1997 елларда армия сафларында хезмәт итеп кайта. Яшь белгечне Яңавыл районы Максим авылына эшкә тәгаенлиләр, аннан соң ике ел Сәүкияз мәктәбендә укыта. Һәм менә ике дистә елдан артык инде Кодаш мәктәбендә физкультура дәресләре алып бара. «Мәктәптә физкультурадан азат ителгән бала юк, чөнки күп гаиләләрдә кечкенәдән аларны әти-әниләре чаңгыга бастыра, скандинав йөреше, йөзү кебек спорт төрләре белән шөгыльләндерә», – ди Альберт Марат улы.

Мәктәпнең волейбол, баскетбол командалары районда, мәктәпләр арасында үткәрелгән ярышларда катнашып, призлы урыннарга лаек булып килә. Елдан-ел укучылар саны кими бара, әмма кирәк чакта кызлар-егетләр җыелып, авыл данын да якларга әзер тора. «1998-2001 елларда туган кызлар командасы көчле булды. Әле быел да бергә җыелып район сабантуенда волейбол буенча 1нче урын яуладылар. Кызлар белән зона ярышларында да урыннар алдык. Малайлар исә футбол буенча яхшы гына күрсәткечләргә ирешә. Безнең спорт залы иркен, җылы, анда шөгыльләнер өчен барлык уңайлыклар да булдырылган, эшлә генә. Мин балалардан спортчы ясамыйм, иң мөһиме сау-сәламәт булсыннар», – ди Альберт Хәсәнов.

Эшендә дә янып эшли, гаиләсенә дә ныклы терәк ул. Гаилә капиталы ярдәме белән йорт тергезеп чыктылар. Тормыш иптәше Рәмилә Мидехәт кызы белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Алар да укыган чакларында чаңгы ярышларында, төрле спартакиадаларда актив булды. Авылның мәдәни һәм җәмәгать эшләрендә катнашып тулы тормыш белән яши алар.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: