Барлык яңалыклар
Спорт
24 август 2022, 14:30

Спорт бәйрәме җыйды һәммәсен...

Күптән түгел Кодаш авылының спорт мәйданында зур бәйрәм үтте. Анда район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов, БР Башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев, Бөтендөнья башкортлары Корылтае лидеры Радик Бәхтиев катнашты.

Спорт бәйрәме җыйды һәммәсен...
Спорт бәйрәме җыйды һәммәсен...

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Күптән түгел Кодаш авылының спорт мәйданында зур бәйрәм үтте. Анда район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов, БР Башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев, Бөтендөнья башкортлары Корылтае лидеры Радик Бәхтиев катнашты.

Авылда шәһәрдән дәү әни-дәү әтиләренә каникулларга кайткан һәм урындагы балаларның ялын файдалы һәм мавыктыргыч итү өчен күп эшләр башкарыла. Менә икенче тапкыр инде биредә укучылар өчен Эльвира һәм Урал Килсенбаевлар призына «Салават варислары» дип исемләнгән ишегалды футболы оештырылды. Оныкларын, ул-кызларын карарга көярмәннәр – әти-әниләр, нәнәйләр, абый-апалар җыелды. Һәрберсе үз газизе өчен җан атып, көч биреп утырды. Балаларның шат тавышыннан, алкышлардан мәйдан шау-гөр килеп торды. Уен бик киеренке барды.

Футболчылар арасында төрле яшьтәге балалар бар: иң кече уенчыга 6-7 яшь булса, иң олысына 12-13 яшь иде. Спортка, футболга булган сөю барысын да берләштерде. Узган елда футбол уены гына оештырылса, быел исә малайлар-кызлар пионербол буенча да ярышты. Футбол турнирында шулай ук Әрибаш командасы катнашты. Балалар уены белән бергә «Батыр» яшүсмерләр клубы тренеры Олег Хәмидуллин өлкәннәр арасында аркан тарту буенча ярыш оештырды.

Авыл Советы хакимияте мәктәп белән берлектә балаларга кайнар чәй һәм мич ашлары тәкъдим итте. Шау-гөр килеп торган мәйданда район мәдәни-ял итү үзәге автоклубы хезмәткәрләре, Шулган авылы һәвәскәрләре тарафыннан моңлы җырлар яңгырады, теләгән балалар батутта сикерде, тәмле шикәр кабартмасыннан авыз итте.

Иң дулкынландыргыч вакыт – ул уеннарга нәтиҗә ясау. 30дан артык бала бу көнне Урал Килсенбаев кулыннан медальләр һәм бүләкләр алды. Нәтиҗәдә, Әрибаштан Вәкил Шәрифҗанов җитәкләгән «Импульс» командасы җиңү яулады. «Кунаклар» җыелма командасы 2нче урынга, «Чайка» урындагы балалар командасы 3нче урынга чыкты. Соңыннан бергәләп фотога төштеләр. Кулларына диплом тоткан, күкрәкләрендә медальләр ялтыраган балаларның шатлык-лы йөзләрен күрү – һәркем өчен икеләтә шатлык.

Традициягә әйләнеп килгән шушы спорт бәйрәмнәренең спонсорлары – авылдашыбыз Эльвера һәм аның тормыш иптәше Урал Килсенбаевка, тренер Альберт Хәсәновка, матур җыр-биюләр бүләк иткән мәдәни-ял итү үзәге автоклубы хезмәткәрләренә, авыл Советы биләмәсе башлыгы Азат Габсәламовка эшләрендә зур уңышлар юлдаш булсын, дип, рәхмәтле булып таралыштык.

 

 

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: