Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 декабрь 2018, 17:10

Солы гына, димәгез

Элекке заманда кешенең югары тән температурасын төшерү өчен нишләгәннәрен беләсезме? Сыек солы боткасы, ә су урынына солы пешкән су гына бир­гән­нәр. Гомумән, солыны тагын бик күп авырулар вакытында файдаланганнар. Халык моннан да яхшы дәвалау чарасын белмәгән.

Элекке заманда кешенең югары тән температурасын төшерү өчен нишләгәннәрен беләсезме? Сыек солы боткасы, ә су урынына солы пешкән су гына биргәннәр. Гомумән, солыны тагын бик күп авырулар вакытында файдаланганнар. Халык моннан да яхшы дәвалау чарасын белмәгән.
Солы ярмасын пешергәндә су­да лайлалы аксымлы-крахмал­лы масса барлыкка килә. Бу масса ашказаны тышчасына зыян китерми, аның стеналарын кыс­картмый. Шуңа күрә табиблар гастрит, ашказаны җәрәхәте, колит белән интегүчеләргә солы ашарга киңәш итә. Шикәр диабеты вакытыныда да солы ризыклары ярдәмгә килә. Солы яр­ма­сының кандагы шикәр дә­рә­җә­сен киметүен һәр табиб белә. Бигрәк тә ул метаболик ацедоз бе­лән интегүчеләргә файдалы. Табиб-диетологлар мондый авыруларга көнгә 200 грамм солы ярмасы яки геркулес ашарга ки­ңәш итә. Алардан суда ши­кәр­сез ботка пешерәләр. Атнага бер тапкыр көн дәвамында шул ботканы гына ашап, ашказанын ял иттерү көне оештырырга мөмкин. Боткадан соң гөл­җи­меш суы эчеп кую тагын да файдалырак.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: