Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 декабрь 2018, 11:29

Хәтеремдә мәңге саклана

Яңа елны көткән сабый чагым Хәтеремдә мәңге саклана Мәктәп елларына кайтып килдем

Яңа елны көткән сабый чагым
Хәтеремдә мәңге саклана
Мәктәп елларына кайтып килдем
Иң күңелле, ихлас чакларга
Бүләк алыр өчен бәйрәмнән соң
Пакет теккән дәфтәр битеннән
Төн йокламый кәгазь пакетларга
Матур итеп рәсем төшергән....
Буяу карандашы төрле - төрле
Кыскарса да тотып атмаган
Кибеп китсә ,башын төкерекләп
Матур итеп рәсем ясаган!
Кыш бабай да булган,яшел чыршы,
Кар бөртеген сызып куйганбыз
"Менә нинди матур,минеке !-дип
Әле мактанышып алганбыз!
Үзеңнеке элэкмәгән инде,
Иң кызыгы шунда булгандыр
Начар рәсемлесе туры килсә
Читкә китеп елап алгандыр...
Аздан гына күңел булган безнең
Юктан гына шатлык кичергән
Бер кап печеньясе,вафли ,кәнфит
Перәннеген күреп сикергән!
Әй замана! Хәзер сөенәме
Пакет бушатканда балалар?
Эзләп күренмәсә теләгәне
Тавыш чыга,елап алалар...
Теккән пакет түгел,бизәклесе
Ошап бетми хэзер аларга!
Елка төпләренә бүләк салып
Әти- әни тырыша,ярарга!
Безнең кебек буын үсмәс бүтән
Саклап яшәучеләр үткәнен
Тәртипнең дә иң катысын таткан
Әби- бабайлардан күчкәнен!
Без бәхетле, юк заманда устек,
Беләбез без ризык кадерен
Риза булып яши белгәнгәме
Ходай биреп тора, әҗерен!!!
21.12 2018 Сиренә Гатиятова
Читайте нас: