Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 декабрь 2018, 12:11

Йолдызлар сөйли

Дуңгыз елына йолдызлар ни сөйләгәнен белергә телисезме?...

Тычкан елында туганнар өчен ел бик тиз узып кит­кән кебек тоелыр. Кәефләре һәм үз-үзләрен хис итүе начарланып китмәсен өчен күбрәк ял итәргә, мохитне ешрак алмаштырырга киңәш ителә. Горурлыгыгызны бераз читкә куеп, тирә-юньдәгеләр белән җылы, якын мөнәсәбәт тудырырга, кайберләрен гафу итәргә кирәк булыр. Начар гадәтләрдән һәм сыйфатлардан никадәр тизрәк котыласыз икән, шулкадар тизрәк уңыш, бәхет, мәхәббәт килер. Амин, шулай булсын!
***
2019 елда ки­леп туган проб­лемалар ал­дында Үгез­ләр­гә каушап кал­маска киңәш ите­лә. Нәкь ме­нә алар Үгез­ләр­не көч­ле ясаячак, яңа­лыкка өй­рә­тәчәк. Шулай ук ки­лә­се елда яңа белем, ки­че­реш­ләр, эмо­цияләр эз­ләгән Үгез­ләр­гә уңыш елмаер. Ти­рә-юнь­дә­ге­ләр­не хөр­мәт­ләү һәм якын­на­рың­ның ки­ңә­шенә колак салу – уңышның ике төп шарты. Тормыштан ни те­ләү­лә­рен дә Үгезләр нәкъ 2019 елда аңлар.
***
Юлбарысларга уңыш күп­че­лек финанс өл­кә­сендә елмаер. Кыйммәтле әй­бер­ләр сатып алыныр, акча мәсьәләсе хәл ителер. Киләсе ел юридик мәсьәләләрне чишү өчен бик тә отышлы. Юлбарыслар үз яртысына, якыннарына хөр­мәт белән карарга тиеш. Мә­хәб­бәт­не ныгыту, чит-ятларны арага кертмәү хакында да онытырга ярамый.
***
Куяннарга 2019 ел тормы­шың­ны үз­гәр­тү, на­чар­лык­лар­дан ко­тылу өчен бик тә уңышлы. Үзегез моны эш­лә­мә­сә­гез, Җиһан бу эш­ләр­не үз кулына алыр. Куяннарга бер эш­ләрен дә үз агымына җи­бә­рергә киңәш ителми, югыйсә нә­ти­җәсе уңышсыз булырга мөм­кин. Һәр өлкәдә, һәр эш­тә ныклы контроль кирәк. Ел башында бигрәк тә уңышны үзе­ңә каратыр өчен бу мөһим шарт булып тора. Ял итү өчен иң уңайлы вакыт – җәй.
***
Аждаһаларга кур­ку, гаеп­ләү, кү­ңел­сез ха­ти­рә­ләр, гай­бәт, аклану, бәй­ле­лек­тән киләсе елда азат булырга ки­рәк. Үз-үзеңне тәр­бия­ләү елы дип кабул итү зарур. Төр­ле кү­ңел ачулардан баш тартып, Аж­даһалар эшкә, укуга, йорт хез­мәтенә игътибарларын күб­рәк җәлеп итсәләр, уңышка, һич­шиксез, ирешерләр. Киләсе 12 ай эчендә бу аеруча мөһим булачак.
***
Еланнарга күб­-
рәк эшләргә, та­лантларын ачар­га мөм­кин­лек туар. Тор­мы­шы­гыз­ның кайсыдыр ягы бе­лән ка­нә­гать түгелсез икән, кул кушырып утырмагыз. Хәл­не уңай якка борып җи­бәрер өчен кө­че­гез дә, мөм­кин­легегез дә җи­тә­чәк. Соры көннәрне – яктыга, кү­ңел­сез­лекне шатлыкка әве­рел­де­рү өчен сезгә унике ай ва­кыт! Алда еланнарны якты, сок­лангыч вакыт көтә. 2019 ел мо­ның башы гына, ә башта һәр­ва­кыт авыррак була. Чыдам бу­лы­гыз һәм үзегезгә ышаныгыз.
***
Атлар уңышны ычкындырмас өчен үз акылла­рына һәм тоем­лауларына тая­-
нырга ти­еш. Көн­чел­ләр, на­чар­лык те­ләү­че­ләр дә очрамый кал­мас. Ат­ларны алдарга ом­ты­лу­чылар да табылыр. Әм­ма һич­ке­нә дә тө­шен­келеккә би­рел­мәгез, көз­гә таба бар да ях­шы­рыр. Изге уйда, изге те­ләк­ләр­дә булыгыз.
***
Сарык. 2019 ел бу билге астында туучылар өчен бик хә­рә­кәт­чән узар. Ди­мәк, алар­га ки­лә­чәк ту­рын­да җит­дирәк уйларга, кон­фликт­лардан ерак торырга ки­рәк булачак. Финанс өл­кә­се­нә кил­гән­дә, барысын да алдан хәл итү яхшы булыр. Бигрәк тә кыйм­мәт­ле әйбер сатып алганда, яки акчагызны сакка куйганда.
***
Маймыл елында туганнар баштан ук мәхәб­бәт һәм финас өл­кә­сендә җиңү яу­лаячаклар. Ә ме­нә җәй һәм ел ахыры бераз че­те­реклерәк тоелыр. Алар үз-үз­лә­ренә ышанмый башлар, төрле-төрле вак мәсьәләләрне хәл итәргә туры килер. Әмма бу Маймылларны тагын да көчлерәк, акыллырак итәр.
***
Әтәч – тынгысыз, әмма үз-үз­лә­ренә ыша­ну­чан булыр. Алар бераз каршылык­лар белән дә очрашыр. Ни ди­сәң дә, Әтәчләр үз законнары белән яшәргә ярата, ә Дуң­гыз хә­зер аларга икенчерәк та­ләп­лар куя. Ел башында бу мәсьә­ләләрне төрле юллар белән хәл итеп булса, ел ахырында артык тәвәккәл булмагыз. Тирә-юньдәгеләрнең киңәшләрен тыңлау яхшыга булыр. Үзегезгә дә ышаныгыз, киңәшләргә дә колак салыгыз.
***
Мәхәббәт өл­кә­сендә 2019 ел Эт­ләр өчен бик-бик уңышлы булыр. Моңа кадәр ялгыз булганнар гомерлек ярын очратыр. Ә парлылар инде мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытыр. Туйлар гөрләтү, бәби табу, яшәгән урыныңны алмаштыру өчен бик тә уңай ел. Йолдызлар Этләргә гаиләдәге хәл­ләрне читкә таратмаска киңәш итә. Эш өлкәсенә кил­гән­дә – буш вәгъдәләрдән сак­ланыгыз.
***
Дуңгыз елында дөньяга килү­че­ләр өчен ел ифрат уңышлы килер. Энергия­гез ташып торыр, дөньяга позитив караштан багарсыз. Дуңгызлар барлык мөм­кин­лекләрен дә ки­лә­се елда тормышка ашыра ала. Бу уңыш, рухи эзләнүләр, югары эш­чән­лек елы. Эшсөяр Дуң­гызлар тормышларын яхшырту өчен барысын да эшләр. Бары тик үз-үзләренә ныграк ышану гына кирәк.
Читайте нас: