Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 гыйнвар 2019, 16:04

СССРда Яңа ел!

Кич. Ябалаклап кар ява. Тышта эш төгәлләнгән инде. Әти өй түренә чыршы урнаштыра, әни балаларына Яңа ел костюмнары тегә, сабыйлар өй түбәсеннән төшкән уенчыкларны елкага эләргә түземсезләнеп көтеп тора. Шул вакытта иң матур дигән уенчык төшеп ватыла. Әмма бу хәл генә күтәренке кәефне боза алмый. Ул уенчык кисәкләре катыргыга мамык ябыштырып эшләнгән калфакка матур бизәкләр булып ятачак. Тиздән, бик тиздән Яңа елда гына күргән мандариннар табынны бизәр, сәгать уклары уникене сугу белән «Исәнлеккә-саулыкка, тазалыкка-байлыкка!» – дип малайлар, йорттан-йортка йөреп, Яңа ел кертәчәк...

Кич. Ябалаклап кар ява. Тышта эш төгәлләнгән инде. Әти өй түренә чыршы урнаштыра, әни балаларына Яңа ел костюмнары тегә, сабыйлар өй түбәсеннән төшкән уенчыкларны елкага эләргә түземсезләнеп көтеп тора.
Шул вакытта иң матур дигән уенчык төшеп ватыла. Әмма бу хәл генә күтәренке кәефне боза алмый. Ул уенчык кисәкләре катыргыга мамык ябыштырып эшләнгән калфакка матур бизәкләр булып ятачак. Тиздән, бик тиздән Яңа елда гына күргән мандариннар табынны бизәр, сәгать уклары уникене сугу белән «Исәнлеккә-саулыкка, тазалыкка-байлыкка!» – дип малайлар, йорттан-йортка йөреп, Яңа ел кертәчәк...
Эх, бик еракта һәм мәңге кабатланмас өчен торып калды ул балачагыбыз Яңа еллары. Тик аның һәр мизгеле, һәр күренеше хәтердә. Күзләреңне йом да, балачак дөньясына чум.
Менә шундый бик күпләрнең күңеленә ифрат якын булган Совет чоры Яңа елын бүләк итте безгә тарихи-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре. Бик алдан актив райондашларыбыз ярдәме белән (аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез) төрле экспонатлар тупланды. Чыршыга эленгән һәр уенчык, төсле кәгазьләрдән кисеп эшләнгән чылбыр, флаглар, инде саргаеп беткән, әмма кемдер өчен һәр сүзе якын булган открыткалар, костюмнар һәм ул чорның бәйрәм ризыклары бер мәлгә вакытны зырылдатып кирегә әйләндерде дә куйды.
Тантана бик җылы мохиттә узды. Музей хезмәткәрләре Айсылу Шәрифҗанова һәм Гөлшат Бәләгытдинова кичә барышын бар нечкәлекләрен уйлап төзегән. Карасана, балачакта ятлаган Яңа ел шигырьләренең берсе дә онытылмаган икән. Абый-апалар аларны ничек матур итеп сөйләп күрсәтте. Ә экранга чыккан күре­нешләр­не һәркем нәкъ үзенеке итеп кабул итте. Совет чорының Яңа ел табыны, ретро-дискотека, чыршы тирәли җырлар җырлау кичәнең икенче өлеше иде.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: