Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 гыйнвар 2019, 17:58

Әрибашның – үз гербы

«Символика» Бөтенрусия конкурсы старт алганын белгәч, мәктәп укучылары арасында герб вариантларына бәйге игълан итеп, Әрибаш авылы гербын ясап карарга тәкъдим иттек. Аның беренче этабында барлык сыйныфлар да катнашты. Эшләрне укытучылар һәм 11нчеләрдән торган жюри бәяләде. Һәркем үз гербын яклап, андагы билгеләрнең нәрсә аңлатуын сөйләде. Нәтиҗәдә, Алсу Ямалтдинованың эше иң яхшысы дип табылды. Авыл гербын ул туганы Айнур белән ясаган. Алар икесе дә мәктәп тормышында активлар, рәсем төшерергә осталар. Гербны компьютерда эшләгәч, аның соңгы варианты әзер дә булды.

«Символика» Бөтенрусия конкурсы старт алганын белгәч, мәктәп укучылары арасында герб вариантларына бәйге игълан итеп, Әрибаш авылы гербын ясап карарга тәкъдим иттек. Аның беренче этабында барлык сыйныфлар да катнашты. Эшләрне укытучылар һәм 11нчеләрдән торган жюри бәяләде. Һәркем үз гербын яклап, андагы билгеләрнең нәрсә аңлатуын сөйләде. Нәтиҗәдә, Алсу Ямалтдинованың эше иң яхшысы дип табылды. Авыл гербын ул туганы Айнур белән ясаган. Алар икесе дә мәктәп тормышында активлар, рәсем төшерергә осталар. Гербны компьютерда эшләгәч, аның соңгы варианты әзер дә булды.
Шулай итеп, Әрибаш авылы гербы нәрсә турында сөйли. Моңа тулырак тукталып китәсе килә. Яшел төс – ул авылны уратып алган урманнар. Без аларны сакларга бурычлы. Авыл Әри елгасы буйлап сузылган. Аның ике ягында да урманнар кочагында утырган басулар. Гербның яшел фонындагы түгәрәк бездә яшәүче халыкның бердәмлеген аңлата, Җир шарының образын тудыра. Ак, кызыл, зәңгәр төс­ләр­дән торган түгәрәк иле­безнең дәүләт флагын тасвирлый, чөнки безнең авыл кешеләре – Русия гражданнары.
Уртада – «Ак фәрештә» су­рә­те, ул авыл халкын бәла-ка­за­лардан, авылны юкка чыгудан саклый. Аның канатлары астындагы зәңгәр фон – ул безнең сулыклар: биш буа, Әри елгасы, чишмәләр, шул исәптән «Ак чишмә» – уникаль табигать һәйкәле. Ак фәрештә канатлары өстендә – иминлекне чагылдыручы зәңгәр күк. Сәламәтлек чыганагы булсын өчен аны күз карасыдай саклау мөһим.
Гербтагы бал корты сурәте авылда яшәүчеләрнең никадәр тырыш булуын күрсәтә. Әгәр бал кортлары булмаса, бер еллык үлән­нәр серкәләндерелми, юкка чыгар иде. Бу нечкәбил­ләр­не безнең авылда бик күп кеше үрчетә.
Бал кәрәзләре – иминлек һәм бәрәкәтне чагылдыра. Түгәрәк өстендәге курай чәч­кәсе республика гербына да кер­телгән. Ул безнең дә Баш­корт­станның бер өлеше булуыбызны күрсәтә. Ә авылга җиде түгел, Кама артыннан күчеп килгән уд­муртларның өч нәселе – Поска, Чуя һәм Тукля нигез салган.
Әлеге көндә укучылардан торган ике төркем гербның эш­лән­мәсен әзерли. Бертуган Ми­лия­товалар гербны төрле төс­ләр­дән чикте. Кызларның зурысы Яна – 7нче, кечесе 5нче сыйныфларда укый. Икесе дә бик тырышлар. Кышкы каникуллар ахырына бу эшне тәмамларга вәгъдә итәләр.
Икенче төркем – Мәр­га­мов­лар­ның ишле гаиләсендә тәр­бия­лә­нүче ике бертуган малай – Демь­ян һәм Тайман Җә­ли­ловлар. Тамьян 2018 елда биология буенча район олимпиадасында призлы урын алды. Алар гербны төсле калайдан яисә поликарбонаттан ясарга җыена.
Герб авылга керә торган урынга да куелды. Монда элү өчен аны авылда яшәүче бар эшкә дә оста булган Флорис Фәюршин белән икебез эшләдек. Ул башта бәләкәй размерда иде, район архитекторы тәкъдиме белән без аны 1х1,4 метр размерына кадәр зурайттык.
Гербны шулай ук Әрибаш урманына керә торган урындагы плакатка да төшердек. Ул 1х6 метр размерында поликарбонаттан ясалган. Аның сул ягында – герб, уртасында авылга нигез салынган дата, уң ягында – авылның бренды булып саналган балга реклама. Хәзер һәр бал банкасына ябыштырылган герб сурәте – ул бездәге балның бик яхшы сыйфатлы икә­нен күрсәтеп тора.
Плакатка акча бүлгән район хакимиятенә авыл халкы исе­меннән рәхмәт әйтәсем килә.
Леонид Бәйдуллин, Әрибаш авылы укытучысы.
Читайте нас: