Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 гыйнвар 2019, 14:28

Сәламәт булсын тешләр

Сары мәтрүшкә һәм нарат ылысын 4:1 нисбәтендә кушыгыз. 4 аш кашыгы катнашманы 1 стакан кайнар суга салып, 2-3 минут дәвамында сүрән утта кайнатыгыз да 1-3 сәгать төнәтегез. Аннары яхшылап сөзеп, кайнатманың яртысы парга әйләнгәнче, сүрән утта тотыгыз һәм бераз суытыгыз.

Марляны җылымса төнәтмәгә манып, зарарланган урыннарга сылагыз. Моны 2 атна дәвамында көнгә 2-3 тапкыр кабатларга кирәк.
3 аш кашыгы киптерелгән һәм вакланган ромашканы 0,5 литр кайнар суга салып, 15 минут су “мунча”сында тотыгыз. Аннары 30 минут төнәтегез һәм, сөзеп, шушы төнәтмәгә 2 аш кашыгы бал кушыгыз. Аны бал тулысынча эреп беткәнче туглагыз. Көнгә 4-5 тапкыр авызны чайкау өчен кулланыгыз. Дәвалану курсы — 3 атна.
Читайте нас: