Нефтекамада яшәгән бу ут күршеләрнең исемнәре дә бер-берсенә охшаш: берсе Хәйдәр, икенчесе – өч айга яшьрәге – Кайдәр. Алар картайгач кына күрше булып киткәннәр.
Хәйдәрнең туган ягы Туймазы, Кайдәрнеке – ямьле Әри елгасы аккан Тәтешле районы. Беренчесе хезмәт юлын мәктәптә завхоз һәм водитель булып үткән. Ә Кайдәр гомер буе колхозда бил бөккән. Пенсия яшенә җиткәч, яшьләр авылдан таралып шәһәрләргә киткәч, Кайдәр дә гомер иткән хатыны белән, авылда яшәүнең бер яме дә калмады, ныграк чакта күченеп калыйк, дип,
Яңавылга күченеп килә. Соңрак исә кызлары аларны үзләре яшәгән Нефтекамага күчерә. Менә шунда Хәйдәр белән Кайдәр күрше булып таныша да инде. Аралашып, хәл белешеп, нәрсә пешерсәләр дә берсен-берсе чакырып кунак итеп яши алар. Эшләрен бергә башкаралар, мунча яксалар, чакырмый куймыйлар.
Көннәрдән бер көнне Хәйдәрнең хәләл җефете вафат була. Бик авыр кичерә ул бу югалтуны. Озак та тормый үзенең башына операция ясыйлар. Аллаһка шөкер, терелеп аякка баса. Күршеләр аның янынан китми ярдәм итеп торалар, кызы белән бергә Хәйдәрне карап аякка бастыралар. Бер ел, дигәндә Кайдәрнең гел алдан йөргән, бүрәнәнең авыр башыннан күтәргән хатыны аяктан егыла, озак урында ятып балаларын интектерми генә дөнья куя. Ике күрше берсен-берсе ташламый, серләшеп, кайгы-хәсрәтләрен бүлешеп, бер-берсенә көч биреп яшиләр. Күптән түгел Кайдәр картның кан басымы күтәрелеп, аяктан егылган. Кызлары аңа караучы яллап киткән икән. Таң ата башлауга Хәйдәр карт хәл белешергә керә. Көр тавышы белән күршесенең йортына сәлам бирә: «Әле ничек йокладыгыз, исән-саулармысыз». Кайдәр карт аны көтеп кенә ята. Ул керсә, терелеп киткәндәй була. Дөнья хәлләрен, һава торышын, хәтта сәясәтне дә сөйләп ала ике карт. Оешып тик ятмыйм, дип тавык чебешләр карый, шулар белән булашып көн үткәрә Хәйдәр бабай. Күршесенә ярдәме тимәсме, дигәндәй, яңа йомыркалар алып керә. Хәйдәргә караганда Кайдәр бабай җебегрәк, холыксызрак, әлбәттә. Юкка гына кызып киткән була, көчсезлеген күрсәтеп ваксып та ала. Тик Хәйдәрнең нервысы нык, күршесенең каты бәрелгән сүзләрен тыныч кабул итә. Авыру кеше ни әйтмәс, янәсе. Бер ялгызы калган ике күрше бабае калган гомерләрен шулай үтә. Икесенең дә кызлары бар, оныклары бар. Кереп хәл белергә күршеләре бар. Әле алда планнар зур, икебезгә дә кызлар күзлисе бар, пенсиябез күп, берәрсе килер әле, дип шаяра алар. Бер-берсен югалтудан курккан шикелле, ике күрше берсен-берсе шулай кадерләп яши.
Ә беркөн Кайдәр картның күзе мәңгегә ябыла. Бик авыр кичерә моны Хәйдәр дусты. Күрше хакы – тәңре хакы, бертуганнар да алай яшәми бит хәзер. Бер сөйләшер кешең дә булмаса, ни эшләмәк кирәк. Дөньяда төрле хәлләр була – Хәйдәр картның баш өянәге белән интеккән кызы да кисәк кенә дөнья куя. Әтисенең йортына күз-колак, чын дус булып яшәгән бабайны Кайдәр картның олы кызы карарга ала. Үз атасыдай якын күреп, яхшы итеп тәрбияли ул әтисенең чын дустын. Бу заманда мондый гамәл геройлыкка тиң.