Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 гыйнвар 2019, 16:31

Яңа ел күпме тора?

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге русиялеләрнең Яңа елны бәйрәм итү чыгымнарының 2 процентка кимүен билгели. Уртача алганда, ул 13,8 мең сум тәшкил иткән. Узган елда бу күрсәткеч 14,2 мең сум булган.

2006 елдан бирле әлеге мәгълүматны өйрәнеп килүче үзәк бәйрәм чыгымнары кимүне беренче тапкыр теркәгән. Узган елда алар 2017 ел дәрәҗәсендә калган булган, аннан алдагы елларда исә арта барган.
Бу акчаның 5,4 мең сумы – якыннарга, дусларга бүләкләр алуга, 5,6 мең сумы – Яңа ел табынына, 3,9 мең сумы чыршыга, рестораннарга, кунакка йөрүгә тотынылган.
Каникулларны русиялеләрнең өчтән бере – кунакта, чиреге – табигать кочагында, 24 проценты шугалакка йөреп, чаңгы шуып, башка актив спорт төре белән мавыгып үткәргән. Бәйрәмдә өйдә калучылар – 29 процент (узган елда – 18). Һәр бишенче кеше, ягъни халыкның 21 проценты, бәйрәмдә эшләгән.
Телефоннан сораштыру 11 гыйнварда үткәрелгән. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк 1,6 мең русияле катнашкан.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: