Күңелем шундыймы, тәрбияме, гомергә ялгызларны кызганып, аларның парлы булуларын теләп яшәдем. Эшләгән урынымда да, әйләнә-тирәмдә дә яшьләре 25тән узган ялгыз ир-ат яки хатын-кыз булса, аларның тизрәк гаилә коруларын теләп яши идем.
Бәлки каннан да бирелгәндер, чөнки минем бабам да заманында атаклы яучы булган. Авылында ничә пар аның ярдәме белән кавышкан. Аеруча оялчанрак егетләр, Фәрит, әйдә бүген кичкә тәвәккәллик әле, синсез булмый, дип кыз сорарга яки урларга аңа мөрәҗәгать иткән. Бабамның кулы да җиңел булган, күрәсең. Ул кавыштырган гаиләләрнең аерылган очракларын хәтерләми иде.
Аның кебек оста яучы башкача күрмәдем дә, ишетмәдем дә. Ә үземнеке беренче һәм соңгы тапкыр булды. Яше утыздан узган бер егет эшкә килде. Яңа коллегабыз белән бик тиз уртак тел таптык. Заманына күрә ифрат тыйнак, басынкы булып чыкты. Эшен дә җиренә җиткереп башкара. Шешә белән дуслыгын да сизмәдек. Тик ялгыз. Мәктәп елларыннан классташ кызын сөйгән. Кыз да аңа җылы карашта булган. Әмма егетен армиядән көтеп алалмаган. Шул хәлдән соң Ришат кызларга нәфрәт белән карый башлаган.
Аны ялгыз күрү миңа бик авыр иде. Хатынсыз ир ерактан ук сизелеп тора. Без контейнерларда төшке ашыбызны алып килсәк, ул кафега юллана иде. Эш хакының яртысы дигәндәй тамагын туйдырырга китеп барды. Кыскасы, мин Ришатны өйләндерергә булдым. Ялгыз хатын аз мыни? Безнең оешмадан ерак түгел тегү цехы бар иде. Анда кисүче булып эшләгән Ләйсәнне бик күпләр белә. Ачык, гел елмаеп тора, сүзгә оста. Буй-сыны да коеп куйгансың мыни. Тегеләй иттем, болай иттем – Ришатны аның белән таныштырдым. Шулай да кисәтеп куйдым: ашыкма, бераз сынап кара! Хатынкай ялгыз ирне тиз богаулап алган. Күп тә үтми алар, өйләнешеп, шәһәргә күчте. Никтер шунда күңелем кырып куйган иде шул.
Дүрт еллап вакыт үткәч, мин Ришатны Уфа урамында очраттым. Берчә боек, берчә ачулы күзләре белән миңа карап кул сузды. Аңладым, эшләре шәптән түгел, нидер сөйләргә тели. Каршыдагы кафега чакырдым. «Эх, абый, нигә генә таныштырдыгыз инде мине аның белән?!» – диде. Ләйсән, дип исемен дә әйтергә теләмәде ул. Аферист булып чыккан. Ришатны Уфага алып чыгып киткән. Өстәвенә, без моңачы белмәгән, күрмәгән инвалид кызы да булган. Баланы әнисе карый икән. Ә Ләйсән баласының һәм Ришатның эшләп тапкан акчасына азынып-тузынып яши башлаган. Ришат ипотекага алган фатир хакын тырышып-тырмашып өч ел эчендә түләп бетергән. Ә бүген ул фатирга бер тиен дә салмаган Ләйсән судта мөлкәт бүлешә. Инвалид кызын да исәпкә алсаң, квартира тулысы белән диярлек хатынга торып калачак.
Менә сиңа мә! Мин аптырашта калдым. Ришатның миңа гаеп белән баккан карашын күрү авыр иде. Үз хатамны инде төзәтә алмыйм. Шулай да тиздән хаклы ялга чыгуымны һәм Ришатның кайтып минем урынга эшкә урнаша алуын белдердем. Ике айдан ялга киттем. Ришат кайтмады. Ә мин, башка беркайчан да яучы булмаячакмын, дип үз-үземә ант иттем.
Ренат абый сөйләгәннәрне Әлфия Сәлимгәрәева язып алды.