Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 гыйнвар 2019, 12:10

Соңлаган мәхәббәт

Көзге салкын көннең ачы җиле үзәк­ләргә үтеп керә. Тукталышта бер туктаусыз агылган машиналарга күшеккән кулын күтәреп урта яшьләрдәге ханым басып тора. Акрын гына яңгыр да сибәли башлады. Тәненә дә салкын йөгерә башлаган хатын: «Ярый меңгә кадәр саныйм да, кире авылга кайтырмын, ир­тә­гә иртүк юлга чыгармын. Яхшы хуҗа этен урамга чыгармас вакытта ни эшләп юлга чыгып бастым соң әле», – дип сөйләнде. Ул инде кул күтәрми генә санарга тотынды: берәү, икәү, өчәү... йөз... биш йөз... җиде йөз... Борылыш утын кабызып янына машина килеп туктады. Ул килеп аның ишеген ачты: «Кайда барасыз?» Җавап бик матур яңгырады: «Сезгә кайда кирәк булса, шунда алып барам, утырыгыз», – диде матур тавышлы водитель.

Көзге салкын көннең ачы җиле үзәк­ләргә үтеп керә. Тукталышта бер туктаусыз агылган машиналарга күшеккән кулын күтәреп урта яшьләрдәге ханым басып тора. Акрын гына яңгыр да сибәли башлады. Тәненә дә салкын йөгерә башлаган хатын: «Ярый меңгә кадәр саныйм да, кире авылга кайтырмын, ир­тә­гә иртүк юлга чыгармын. Яхшы хуҗа этен урамга чыгармас вакытта ни эшләп юлга чыгып бастым соң әле», – дип сөйләнде. Ул инде кул күтәрми генә санарга тотынды: берәү, икәү, өчәү... йөз... биш йөз... җиде йөз... Борылыш утын кабызып янына машина килеп туктады. Ул килеп аның ишеген ачты: «Кайда барасыз?» Җавап бик матур яңгырады: «Сезгә кайда кирәк булса, шунда алып барам, утырыгыз», – диде матур тавышлы водитель.
Миңа шәһәргә иде, дип елмайгандай итте юлчы хатын. Зифа буйлы бу ханымны кочагына алып җылытырдай булды ир урталарындагы водитель. Аның буй-сыны бетеп аның мәрхүм әнисенеке кебек иде. Ул машинаның җылыткычларын боргалап куйды. Выжлап җылы өргән кабина шундук җылынып китте. Яшьләрчә киенеп алган водитель бер туктаусыз сораулар яудырды, кулларын болгалап нәрсәләрдер сөйләде, ә үзе янында утырып барган хатынны күзәтте. Бик мөлаем, йомшак тавышлы, өс-башы да күзгә бәрелеп тормый. Башына җыйнак кына зәңгәрсу яулык бәйләгән, яулык читеннән аның бөдрә чәчләре дә күренеп кала.
Шәһәргә кергәндә менә монда кереп чыгыйк әле, апам бакчасын карап чыгарга кушкан иде, дип кечкенә йортлар утырган бакча ягына борылды. Эш көне булу сәбәпле бакчада кеше-фәлән күренми. Юлдан ерак түгел җиргә сеңеп барган бер йорт янындагы яшел чыршы янына килеп туктады. Ә бакчада нинди генә җимешләр юк. Көзге бакчаның мөлдерәп торган җимешләре күзне камаштыра иде. Нәрсә генә үсми анда: слива, груша, төрле сорттагы алмалар, тәлгәше тулы кызыл шомырт. Юлчы хатынның күңеле күтәрелеп китте. Пакетларга алма җыеп тутыргач, алар юлны дәвам итте. Сөйләшеп бара торгач, хатынның ире, водительның хатыны вафат булуы ачыкланды. Ике ялгыз җанны Ходай үзе очраштырган, күрәсең, әллә кайчандагы танышлар кебек сөйләште алар.
– Телефоныгызны бир­мәс­сез­ме? – диде үзен Марат дип таныштырган ир.
– Телефоным өйдә калган, ашыгып чыгып киттем шул, –дип шаяртты хатын.
– Мин бит сездән телефон сорамыйм номерегызны гына сорыйм, – дип елмайды Марат.
Тукталышта төшеп калгач, Галия аптырап калды – нәр­сә булды соң әле? Ә ир исә җы­лыдан бит очлары кызарып кит­кән юлчы хатынга бер кү­рү­дә гашыйк булды.
Алтын көзнең чагу төсләренә хәйран калып юл буенда утырган сап-сары каеннарга карап килә иде. Шушындый алтын көз­дә ташлап китте бит аны Ну­риясе. Сыкранмады, зарланмады, тыныч кына ятты бахыр би­чәкәе. Бик каты яратышып яшә­мә­сәләр дә, соңгы минутларын көтеп яткан Нуриясенең яныннан китмәде Марат. Әни белән әби тәрбиясендә иркә генә үскән ир-егет хатын-кызга карата бик итагать­ле булып үсте. Марат ни теләсә шуны алып биреп, җил-яңгыр ти­дер­ми­чә үстерде аны якыннары. Урта мәктәпне тәмамлау бе­лән аны армиягә алдылар. Ныкча гәүдәле егет өч ел диңгез флотында хезмәт итеп кайтты. Армиядән соң укырга барырга да ниятләгән иде, тик кү­зе­нә карап торган әни белән әбине ташлап чыгып китәргә көч тапмады. Ара-тирә клубка да чыккалый иде. Авылда кияүгә чыкмаган кызлар да байтак. Бер көн шуларның иң чибәрен сайлап озатырга булды. Шуны гына көткән диярсең, назга сусаган хатын теше-тырнагы белән ябышты яшь егеткә. Тик адәм рәтле яшәп кенә китә алмады алар. Альбина бик усал һәм үзсүзле булып чыкты. Аныңча гына булсын. Яшь килен таң белән ирен ияртеп сыер саварга чыкты. Минем сыер сауганны карап тор, ди иде. Тора-бара сыерны өч көн мин савам, өч көн син сау, дип Маратка сыер саварга кушты. Калын командир тавышлы Альбина иренең әнисе белән әбисен дә санга сукмады. Тегеләр, дип кенә эндәшә иде аларга. Марат бу хатынның кыланышларына түзмәде. Ничек тиз кавышсалар, шулай ук аерылышып та куйдылар..
Беренче никахы уңышсыз булгач, икенче тапкыр өйләнергә ашыкмады Динар. Иптәш егет­ләре себер ягына да чакырып карады аны. «Безне ташлап китеп игелек күр­мәс­сең», – дип тагын юлына аркылы төш­те газизләре. Авылда шәф­кать туташы булып эш­лә­гән Нуриягә димләп, көч­ләп дияр­лек өй­лән­дерде алар Маратны. Кү­ңеле тартмаса да якын­на­рының сүзен екмыйм, дип өй­ләнде ул. Үзе көн-төн колхоз эшендә йөреде. Арып кайтып ята да, иртәгәсен тагын эшкә. Шул эш белән бер-берсен си­рәк күргәнгә түзгәндер инде. Нурия исә көнозын пунктта, ә кич­ләрен әле бер, әле икенче кеше авырып, ашыгыч ярдәм күр­сә­тергә йөгерә. Хатын эшен тәмамлап кайтканчы ир җи­денче төшен күрә. Алты ел яшәде алар күршеләр кебек. Җиденче елда гына Нурия бәбигә узды. Кызлары тугач, гаи­ләгә ямь өстәлгәндәй булды. Яшь әти нәни кызчыгын бик яратты. Тагын ике елдан кызыма иптәш булсын дип, малай алып кайтты Нурия. Альбина гына ирдән аерылгач та әле агуын чәчә бирде. Җае килгән саен зыян салды. Ә инде Марат өй­ләнеп, балалары тугач, түз­мә­де, Нурияга бозым ясатып, ишек алларына ташлады.
Кызганычка каршы, авылда фельдшерлык пунктын яптылар. Эшсез утырып булмас, укы­тучыга укып алыйм, дип Нурия чит­тән торып укырга керде. Ма­ратның да гомере буе йө­реткән хыялы бар да соң, авыл­дагы әнисе белән әби, ике яшь баланы кем карый. Шулай итеп аңа укырга насыйп булмады.
Читтән торып укыган хатын иренең читтә йөрегәнен сизә иде. Әмма бөтенләй ташлап ки­тәр, дип сүз әйтергә курк­ты Нурия. Укуын тәмамлап, мәк­тәптә рус теле укытырга башлады.
Акрынлап балалар да аякка басты. Тормыш җайга салынды дигәндә генә әбисе исәрләнде. Ни кыланганын да белмәгән сиксән яшьлек Җәннәт кортканы күрсәтмәгән табип калмады. Аның чиренең сәбәбен тапмадылар. Йөри торгач, аны имче Татьянага алып бардылар. «Сихер тигән, өч тапкыр алып килсәгез, ярдәме тияр», – диде имче хатын. Ул ничек кушса, шулай эшләделәр. Әби яңа­дан үз акылына кайтты. Эш болай булды. Олы яшьтә булуына карамастан, теремек Җәннәт әбинең балалар торганчы, дип ихата алларын себереп куя торган гадәте бар иде. Бер көн ул ниндидер төенчеккә тап булды. Әллә ничә төенле иске чүпрәкне кулы белән тотып чүп савытына ташлаган иде. Нурия­гә атап ясалган бозымга Җән­нәт әби шулай юлыкты.
Бер түбә астында яшәсәләр дә Марат хатын-кыз җылысы тоймады. Нурия белән серләре берекмәде, юрганны икесе ике якка тартты алар. Балалар үскәч Нуриядән аерылмакчы да булган иде. Картаеп, авырыган әнисе аны тагын туктатты. Әллә иренең салкынлыгы шулай итте, әллә мәктәп эше белән мавыгып китте. Әмма килене өчен җан атып торган кай­нәсен карарга вакыты табылмады Нуриянең. Эшен ташлап авыру әнисе янында Марат үзе утырды. Кыенсынып булса да юындырды, өстен алыштырды. Ә кайнә исә киленнең җы­лы карашын көтә иде. Авыр иде аңа соңгы минутларында. Улын бәхетсез иткәнен газиз ана шунда гына аңлады. Ул тормыш ип­тәшен гомер буе яратты. Нә­зиренең килмәгән җире юк иде шул, улы да бетеп әтисе сыңары булды. Әдәпле итеп сөйләшә белде, кулы эшкә оста, кирәк кешегә ярдәм итте. Тик хатын-кызлар артыннан чабуы белән әтисеннән уздырды. Килене сессиягә китүне көтеп кенә тора. Ә гыйшык-мыйшык уйнарга теләүче хатын-кызлар буа буарлык. Һәрвакыт авызы ерык, күтәренке күңелле Ма­рат­ны алар үзләре чакыра. Ир­лә­ре була торып та уйнаш итеп йөргән хатыннарны аң­ла­мый ул. Югыйсә, ире бар бит. Юын­дырып, киендереп, ка­дер­ләп ка­расаң, менә дигән ир, юк инде аңа сөяркә кирәк.
Улын күпме генә чит-ят­лар­дан курчаласа да, аны бу холкыннан арындыра алмады Мө­нә­вәрә апа. Нурия белән яратышып яшәсә алай итмәс иде, дип әрнеде аның йөрәге.
Әнисен җир куенына салгач, ике елдан соң Нуриядә яман шеш барлыгы беленде. Аны тиз арада хастәханәгә озаттылар, кызганычка каршы, үзен берни белән дә сиздермәгән шеш соңгы стадиясендә иде. Кечкенә буйлы, болай да гәүдәгә ябык Нурия биш-алты айда коры сөяккә калды. Ятып та, утырып та торалмас хәлдә калды ул. Бик жәл иде шушы минутларда Нурия. «Мин сине яратып яшә­дем, соңгы минутларымда янымда бул», – дип яныннан җи­бәр­мәде ул Маратны.
Балалар үз тормышлары бе­лән яши, гел килеп йөри алмыйлар. Алтын көзнең беренче бәйрәме өлкәннәр көне җиткәч, йомды күзләрен Нурия. Даруга дип киткән җирендә озакларга туры килде иргә. Каеннарның алтын сарылыгына күзе чагылып, үткән гомерен барлап кайтты ул көнне. Ишектән ке­рүгә «Әти, әни өзелде....» – дип пышылдап кына эндәште улы. Аның 35 ел гомер иткән хатыны гүр иясе булды.
Хатын-кызсыз торалмаган Марат Нурия үлеп ярты ел үтүгә шәһәрдән бер чәчлекәй ияр­теп кайтып төште. Лаеклы ялга чыгуга карамастан зур вазыйфада утырган хатын эшли иде әле. Авыл мужигы итеп кенә карады ул аңа, җитмәсә: «Мать на кого ты нашего отца променяла», – дип балалары утка ялкын өстәп тора.
Чибәр хатынга Маратның йорты гына кирәк булып чыкты. «Милый, дорогой, миңа йор­тыңны яздыр», – дип уып-юып ир уртасындагы Маратны коры таякка таяндырып, куып чыгарды.
Маратка әбисенең йортын тер­гезеп керми чара калмады. Ул яңадан үзенә тормыш ип­тә­ше эзли башлады. Танышлары Маратка төрле хатын-кыз тәкъдим иттеләр. Бер икесе белән барып танышып та йөрде. Хатыннар шәп, әл­бәт­тә, тик Маратка аларга өй­лә­нергә насыйп булмады. Ике ел үтүгә аны Әлфия исемле хатын белән таныштырдылар. Башта әйбәт кенә яшәп китсәләр дә, тора-бара Әлфия Маратны «балыкчы картына» әйләндерде. Йортын ныгытты, яңартты. Авылда бай Әл­фия исемен йөрткән ыспай хатын үз кадерен белеп кенә яши бирде. Әле китә Грециягә, әле ки­тә Турциягә. Ә йортта каравылчы булып Марат кала. Зур йортны саклаучы бозау кадәр эт белән хуҗабикәнең гөлләрен карый ул.
Әлфия начар хатын тү­гел, әлбәттә. Ир-атка да кү­тә­ре­леп караганы сизелми. Тик араларында нинди салкынлык йөгергә­нен үзләре дә аңламый, сүзләре дә серләре дә берекми – икесе ике почмакта күршеләр кебек яши алар.
Әлфиянең: «Әбиең йортына кайт, бабай булып беткәнсең, үзеңә тиң авыл хатыны та­бар­сың», – дигән сүзенә дә исе китми Маратның. Әллә җылы йорттан чыгып китәсе килми, әллә ба­лаларының сүзен тыңлый. Алары да бит: «Әти хатыннан хатынга йөрмәссең ич, түз», – диләр.
Ә бүген Нуриянең вафатына биш ел тулган көн. Марат күч­тә­нәчләрен төяде дә кызы янына шәһәргә җыенды. Алмагач төбендәге эскәмиягә утырып, «Аятел көрси»не укыды, бисмиллаларын әйтеп юлга чыкты. Ә йөрәге каядыр ашкына иде.
Юлчы хатын ничек кенә шат, мөлаем күренергә тырышмасын, булдыра алмады. Аның сагыш тулы күзләреннән менә-менә яшьләр түгелергә тора иде. Еламады, түзде. Галиянең ялгыз яшәвенә дә биш ел үтте. Иртә китте Закир, кисәк китте. Ничек кенә бала теләсәләр дә авырга узмады Галия. Шуның өчен дә иренең беренче хатыннан калган баланы үзенеке итеп карап үстерде. Тик малай бик шук булып үсте. Урта мәктәпне тәмамлап эшкә чыгып киткән Валерик җиңел акчалар яратты. Берсен алды, икенчесен сатты – әвеш-тәвеш китерде. Бар тапкан акчаларын кызлар белән кич йөреп бетерә барды.
Бер көн, аяз көнне яшен суккандай, Галиянең өй телефоны шалтырады. Трубканың икенче башында калын тавышлы ир бик каты сөйләште. «Галия Хәмисовна, улыгызны төрмәгә утыртабыз. Түләнмәгән бурычлары күп», – дип ярып салды. Бер атна эчендә шушы реквизитларга акча түләсәгез, берни дә булмас, дип бик күп саннар яздырды. Хәлне бер­ничә тапкыр аңлаткач, Галия Валерикның кредитын каплатырга булды. Шушы салкын көнне дөньясын онытып туганыннан акча сорап барышы иде аның. Ярый апасы өйдә булып чыкты. Тәмләп чәй эчеп, авыл хәлләрен сөйләшеп утырган арада кич тә җитте. Яныңда телефон булмаса да бик тыныч икән, дип уйларга да өлгермәде ул, апасының кесә телефоны шалтырады. «Бәй, Галия сине сорыйлар. Төнлә кем икән, дип аптырап кына Галия телефонга колак салды.
– Хәерле кич, Галия ханым. Иртәгә бергә кайтырбыз, ни­чәдә юлга чыгасыз? – дип эн­дәш­те таныш тавыш. Телефон номерын кайдан алдыгыз, дигән сорауга, кирәк кеше таба ул, дип җавап бирде Марат. Алар бергә кайтырга сүз куешты.
Төшке аш вакытлары җитте. Марат көткән тукталышта Галия күренмәде. Сәгатькә якын көтеп утыргач, ир кайтыр юлга кузгалды. Башында әллә нинди уйлар кайнады. Юлчы хатынның буй-сыны күз алдыннан китмәде. Галиянең инсульт кичереп, дәваханәгә эләккәнен белмәде ул. Ул очрашудан соң ике ай чамасы вакыт узып китте. Җирне ак юрганга төреп, йомшак кар яуды. Бер көн Марат иртүк торып банкка юнәлде. Энҗе бөртекләредәй күзләрне камаштырып кар җемелди. Атна уртасы булуга карамастан, банкта кеше бик күп. Берәүләр кредит ала, икенчеләре банкоматка акча сала, кайсылары эскәмиядә үз чиратын көтеп утыра. Автоматтан номер алып, Марат та эскәмия читенә барып утырды. Ике хатын кызып-кызып ниндидер Галияне сөйли. Таныш исемне ишеткән ир алар сүзенә колак салды. Галияне очраткан көнен исеннән чыгарганы юк аның. Бер-ике шалтыратып та карады тик хатынның телефоны «номер недоступен» диюдән ары китмәде. Ә теге ике ха­тын­ның теле телгә йокмый.
«Ятим бала караганчы ятим бозау кара, диләр бит. Күр­мә­гәнен күрсәтте Валерик Га­лиягә. Күпләп кредит алып, тү­ләмәгән. Коллекторлар килеп Галиянең котын алганнар, үтерү белән янаганнар», – дип тезеп китте озын борынлы хатын. Бик күп сөйләде алар бу хатынны. Иң мөһиме, бу сөй­лә­шүдән Марат Галиянең терапия бүлегендә дәваланып ятуын аңлады. Үз чиратында көтеп тормыйча, ишеккә юнәлде. Гомере буе эзләгән пар канаты сыман якын итте бит ул Галияне. Яшь егетләрчә җи­ңел адымнар белән терапия бү­ле­генә күтәрелде. Карашлары әллә кайда юнәлгән Галия, уйлар дөньясына чумып, коридор тәрәзә төбендә басып тора иде. Ул Маратның килеп басуын да сизмәде. Ир исә акрын гына аның иңнәренә кагылды. «Саумы, Золушка. Ике ай эзлим бит инде сине, суга төшкәндәй югалдың», – диде ул, хатынны үзенә тартып.
Тормышта төрле хәлләр була. Гомер буе янәшәңдә яшә­гән кеше дә ят калырга мөм­кин, бер күр­гән кешең дә мәңгелек мә­хәб­бәт утында яндырырга сә­ләт­ле. Шушы көннән алып Марат белән Галия көн дә очрашты. Бер-берсен ташламас­ка вәгъдәләр биреште, күктә балкыган җидегән йолдызга карап бәхет юрады. Галиянең гомере буе көткән идеалы иде ул. Тик Маратның гына Галияне ничек кенә яратып, күңеле белән аңа тартылса да, бай бичәнең рәхәт тормышын, күзне камаштырган пачка-пачка акчаларыннан баш тартып, мин башканы яратам, дип чыгып китәргә ихтыяр көче җитмәде.
Ә бай бичә бу вакытта Сочига ял итәргә киткән иде. Шуңа да Марат үзен бик иркен тотты. Никахлы хатыным түгел, болай гына яшибез, дип ышандырды ул Галияне. Ни сә­бәп­тер, Әлфиянең кайтып тө­шү­ен сизми дә калды. Бай би­чәнең үткен күзле ахирәте ир­нең һәр адымын телефоннан сөй­ләп тора. Ул Галиянең җиде буынын тикшергән иде инде.
Авыл хатынының тормышын тикшерәсе дә юк, барсы да көн кебек ачык. Ялгыз әбисе белән генә үскән кыз урта мәктәпне тәмамлау белән ферма эшенә тотынды. Хатыны үлеп, ялгыз калган авылдашына кияү­гә чыкты. Читтән торып авыл ху­җалыгы техникумын тә­мамлады. Җырларга ярата. Моңлы кеше бәхетсез була диләр. Бәлки дөрестер, тормыш иптәше белән матур гына яшәп ятканда, инфаркт булып, дөнья куйды. Инде ничә еллар үтте, кайгыларыннан арынып, тыныч кына яшәргә иде дә бит. Юлларында Маратны очраткач, аның тыныч тормышы асты-өскә килде.
Әлфия курорттан бик җай­лап хәйлә корып кайтты. Марат эчми, тартмый, эштән башканы белми, бер кире ягы бар – чибәр хатыннар ярата. Анысына гына түзәрбез, дип уйлады Әлфия. Кайту белән берни белмәгәндәй, сагындым, дип аның муенына сарылды. Ә икенче көн балаларын, туганнарын күчтәнәч табынына җыеп алды. «Без Марат белән никах укытырга булдык, күпме чит кешеләр кебек яшәргә була», –дип елмайды. Ә ир исә авызына су капкандай утыра бирде. Авыл җирендә хәбәр бик тиз тарала. Галия дә Маратның никахка керүен ишетте. Гарьләнде, ачынып елады. Тик эш узган иде инде – ул бәби көтә. Беренче ире белән уртак балалары булмады аларның, шуның өчен мәхәббәттән яралган җан Галиягә бик кадерле иде. Эшенә шалтыратып көн сорады да, тиз арада чемоданын тутырып, ерак себергә юлланды. Иренең сеңелесе күптән чакыра иде. Эшләгән кешегә кайда да эш табыла. Галия дә атна эчендә эш урыны табып, кибеткә эшкә керде. Көн озын эш белән үтә, ә кичләрен каен сеңелесе белән сөйләшеп утыра алар. Моңланып, җырлар да сузып ала ике ялгыз хатын. Әмма барыбер Маратны онытып булмый. Айлар тиз үтә, аның гәүдәсе дә шактый түгәрәкләнде. Олы яшьтә булуга карамас­тан, авырын җиңел күтәрде Галия. Сеңлем кайтканчы тузаннарны сөртим, дип чиләк белән су күтәргән иде, бәбигә чирләп, бала табу йортына килеп керде. Зәп-зәңгәр күзле, томрап торган малай тапты ул. Кырык ике яшендә ана булу бәхетенә иреште Галия. Әтисенә оядаш булсын, дип Айрат исеме сайлады ул сабыена. Аллаһ биргән кадерле бала бит ул әнисенә. Үсә төшкәч, Айрат бөтенләй әтисенә охшады, теле дә иртә чыкты. Әнисенең муеннарына сарылып, иркәләнеп кенә тора үзе.
Дүрт ел вакыт узып китте. Район үзәгендә сабан туе гөрли. Шау-гөр килеп көрәш караган җиреннән Марат таныш тавышка колак салды.
Мәхәббәтне бизмәннәргә салып,
Булмый икән үлчәп, бүлгәләп.
Өмет иткән идем синең белән
Матур яшәрбез дип бергәләп.
Бу бит Галиянең тавышы, аның җыры. Маратның тамагына төер тыгылгандай тыннары кысылды, зәңгәр күзләре тагы да зураеп киткәндәй булды. Ул эре адымнар белән сәхнә ягына юнәлде. Күзенә ак-кара күренмәгән ир халыкны ерып алга атлады. Сәхнәдә җыр сузган Галия җыелган халык арасында танышларын күреп елмайды. Әнә ак костюм кигән озын буйлы бер иркәй концерт караучыларны ерып алга килә. Я, Ходай, бу бит Марат. Аның Әл­фиясенең юл фаҗигасендә вафат булганын ишеткән иде Галия. Тик Маратны сабантуенда очратырмын, дип башына да китермәде. Ул башын иеп, эре-эре адымнар белән сәхнәдән чыгып китте. Әллә күзе күрмәде, әллә каушады, туфлиеның биек үкчәсе баскыч ярыгына кереп кысылды һәм шул тизлек белән сөрлегеп Галия бер ир кочагына барып төште.
– Галиям, дип пышылдады ягымлы тавыш.
– Марат...
Чыгыш ясарга чыгучы яшь­ләр, аларны читкәрәк этеп, сәх­нә­гә менделәр. Валерик абыйсы янында әнисенең җыр­лап бетүен көтеп торган Айрат әнисенең чит абый бе­лән кочаклашып торуын хуп күр­мәде шикелле, килеп әни­се­нең итәгеннән тартты. Золушка сыман бер түфлидә генә басып торган Галиядән дә бәхетлерәк кеше юк иде шушы мәлдә.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: