1. Парафин яисә балавыз. Чиста, коры көрәккә аларның кайсын да булса сөртеп, горелка яисә фен ярдәмендә җылытырга кирәк.
2. Чаңгы майлый торган мазь, спрей. Моның өчен, әлбәттә, аны махсус кибеткә барып, сатып алырга кирәк.
3. Әгәр кул астында “WD-40” спрее бар икән, көрәккә шуны сиптерегез. Кар көрәү шунда ук җайланып китәчәк. Ул автозапчастьләр сатыла торган кибетләрдә бар.
4. Әгәр өегездә боларның берсе дә булмаса, аяк киемнәрен чистарта торган гади генә силиконлы губка ярдәмгә киләчәк. Арзан да, нәтиҗәле дә!
Эшләрегез җайлы һәм уң барсын, гәзит укучылар!