НефАЗ автобусы кюветка чыккан һәм уң якка ауган. Ул Стәрлетамактан Яр Чаллыга юнәлгән булган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр, үлүчеләр юк. Пассажирларга юлын дәвам итү өчен икенче автобус биргәннәр. ЮХДДИ хезмәткәрләре авария урынында әлеге хәлнең сәбәпләрен тикшерә.