Эшләүчеләр аңлатканча, яңа “дөге банкомат”ының ярма бирү генә түгел, шулай ук акчаларны кабул итү функциясе дә бар.
Димәк, теләгән һәр кеше мохтаҗларга ярдәм итү өчен сәдака яки зәкят акчасын күчерә ала. Әлеге акчага мохтаҗлар өчен дөге сатып алыначак.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк мондый автоматлар Индонезиядә урнаштырылган иде.