Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 февраль 2019, 16:56

Радий Хәбировның аккаунты - иң яхшылардан

«Петербургская политика» фонды Башкортстан җитәкчесенең социаль челтәрләрдәге битләрен губернаторлар арасында иң яхшылар исәбенә керткән. Бу хакта аның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Радий Хәбиров "Instagram", "Facebook", "Вконтакте" , "Одноклассники" челтәрләрендәге битләрендә, рәсми чаралар турындагылар белән беррәттән, шәхси кичерешләре турында да язмалар урнаштыра. Алар үз исеменнән, хисле язылган, стиле югары, кешеләргә ачык һәм якын булуы тоемлана дигән фикердә белгечләр.
Экспертлар Радий Хәбиров үзе турында язудан бигрәк, рухи кыйммәтләр турында яза, видеороликлар куя, дип билгели. Аккаунтны әледән-әле кереп карау теләге туа. Тискәре комментарийлар алынмый, аларга карата фикер белдерелми. Пабликларның төп месседжы: "Башлык күзелегеннән - република белән ничек идарә итәргә?" Сәяси максатларны чишүгә югары биеклек куелган. 175 подписка арасында С. Аксенов, А. Воробьев, С. Собянин, А. Дворкович, В. Жириновский, Д. Медведев, Барак Обама, Дональд Трамп кебек шәхесләр бар.
Күптән түгел Сочи шәһәрендә узган форумда Премьер-министр Дмитрий Медведев губернаторларны социаль челтәрләрдә актив булырга чакырды.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: