Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 февраль 2019, 12:08

Сынган ботны идән пумаласына бәйләп куйгач ни...

Кушнаренко үзәк район дәваханәсенә мөрәҗәгать иткән 83 яшьлек әбекәйнең ярасына тагын агач пүлән дә бәйләгәннәр әле. Стационарга урнаштырудан баш тартып, кайтарып җибәрергә уйлаганнар.

Аның биредә ничек җәфалануларын якыннары видеога төшереп алып, хокук саклау органнарына тапшырган.
Әле тикшерү эшләре бара. Ул Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан да оештырылган. Бүгенге көндә әбекәйне башкаланың 21нче дәваханәсенә салганнар, операциягә әзерлиләр.
"Бердәм Русия" сәяси партиясенең Башкортстан Башкарма комитеты рәисе Рөстәм Әхмәдинуров Кушнаренко районы үзгендә булды һәм мәсьәләне урында тикшерде. Аның фикеренчә, кизү торучы табиб-хирургның эшендә барысы да каза күргән әбекәйнең туганнары тасвирлаганча начар түгел.
Шулай булуга карамстан, табиб эшеннән бушатылган.
Читайте нас: