Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 февраль 2019, 11:39

Матур булам дип, үлемнән калган

Өч бала әнисе салынып торган корсакны бетерү өчен операция ясаткан...

Уфада Екатерина исемле хатын нык кына ябыкканнан соң, салынып торган корсак тиресен алып ташлатырга уйлый. Ул 50 килограммга ябыккан була. Тәненең ямьсезләнеп калуын авыр кичергән хатын, башкаладагы шәхси клиникаларның берсендә операция өстәленә ята.
Ләкин операциядән соң, икенче көнне ул реанимациягә эләгә. "Анализлар начар һәм кан басымы түбән булу сәбәпле, мине дәваханәдән чыгармадылар. Җитди өзлегүләр булырга мөмкин дип аңлаттылар", - ди ул.
Өч тәүлектән соң, аны дәваханәдн чыгарганнар. Тик матурланырга килгән хатынның корсак тиресе ямьсезләнеп, анда зур җөй эзе калган. Өч бала анасы әлегә хокук саклау органнарына гариза язмаган.
«Кызыл таң» гәзите сайтыннан
Читайте нас: